Зәбур
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
2 Җил төтенне тараткандай, аларны таратып җибәр.
Балавыз уттан эрегән кебек,
Явызлар Аллаһы алдында юк ителсен.+
4 Аллаһыга җырлагыз, аның исеменә мәдхияләр җырлагыз.*+
Чүл аша* баручы Аллаһыга җырлагыз.
Аның исеме Йәһ!*+ Аның алдында сөенегез!
Ә үҗәтләр* корып беткән җирдә яшәячәк.+
Күкләр Аллаһы алдында коеп яңгыр яудырды,
Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы алдында Синай тавы тетрәде.+
9 И Ходай, син мул итеп яңгыр яудырдың,
Йончып беткән халкыңа көч бирдең.
12 Гаскәрләрнең патшалары качалар,+ алар качалар!
Өйдә калган хатын-кыз табыш бүлешә.+
13 Сез учаклар* янында яткан булсагыз да,
Сездә саф алтын* каурыйлы
Көмешләнгән күгәрчен канатлары булыр.
16 Әй күп түбәле таулар, нишләп сез Аллаһы үз торагы итеп сайлаган* тауга+
Көнләшүле күз карашы белән карап торасыз?
Әйе, Йәһвә анда мәңге яшәячәк.+
17 Аллаһының сугыш арбалары — дистәләгән меңнәр, меңнәр-меңнәр.+
Йәһвә Синай тавыннан изге урынга килде.+
Әсирләрне алып киттең,
Бүләкләр булып киткән кешеләрне алдың,+
Әйе, араларында яшәү өчен хәтта үҗәтләрне дә алдың,+ и Аллаһым Йәһ.
20 Безнең өчен хак Аллаһы — безне коткаручы Аллаһы.+
Ходай Тәгалә Йәһвә үлемнән азат итә.+
21 Әйе, Аллаһы үз дошманнарының башларын,
Гөнаһ кылып йөрүдән туктамаучы һәркемнең баш сөяген ватар.+
22 Йәһвә: «Мин аларны Башан җиреннән кире кайтарырмын+,— диде,—
Аларны диңгез тирәнлекләреннән тартып чыгарырмын,
23 Шунда аякларыгыз канга батар,+
Этләрегезнең теле дошман канын ялар».
24 И Аллаһы, алар синең тантаналы йөрешеңне,
Аллаһымның — минем Патшамның изге урынга тантаналы рәвештә баруын күрә.+
25 Алдан җырчылар, арттан кыллы музыка коралларында уйнаучылар атлый,+
Араларында шалтыравык кагучы яшь хатын-кызлар бара.+
26 Зур җыелышларда Аллаһыны мактагыз.
Әй Исраил Чыганагыннан яшәү алучылар, Йәһвәне мактагыз.+
Шулай ук үзләренең күпсанлы шау-шулы кешеләре белән бергә Яһүд мирзалары да,
Һәм Зәбулу́н мирзалары белән Нәфтәли́ мирзалары да аларны буйсындыра.*
28 Аллаһың сиңа көч биреләчәк дип карар итте.
Көч-кодрәтеңне күрсәт, и безнең хакка эш итүче Аллаһы.+
Шулчак халыклар көмеш китереп сәҗдә кылыр.*
Сугыш яратучы халыкларны исә таратып җибәр.
32 И җирнең патшалыклары, Аллаһыга җырлагыз,+
Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* (Села)
33 Борынгы күкләрнең күгеннән баручы Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз.+
Ишетәсезме, аның тавышы, куәтле тавышы яңгырый!
34 Аллаһының көч-куәтен таныгыз.+
Аның бөеклеге — Исраил өстендә,
Көч-куәте — күкләрдә.*
35 Бөек изге урыныннан* чыкканда, Аллаһы курку-хөрмәт уята.+
Ул — Исраил Аллаһысы,
Үз халкына көч-куәт бирүче Аллаһы.+
Аллаһыны мактагыз.