Ишагыя
50 Йәһвә болай ди:
«Әниегезне куып җибәргәндә, мин аңа аерылышу кәгазе бирдемме?+
Я үземә бурычка биргәннәрнең кайсысына мин сезне саттым?
Юк, сез үзегезнең гөнаһларыгыз+ аркасында сатып җибәрелдегез,
Һәм әниегез сезнең җинаятьләрегез өчен куып җибәрелде.+
2 Алайса, ни өчен мин килгәндә, монда берәү дә булмады?
Мин чакырганда, нигә беркем дә җавап бирмәде?+
Әллә минем кулым йолып алыр өчен бик кыскамы?
Әллә коткарырга көчем юкмы?+
Андагы балык сусаудан кырыла,
Сусыз калганга череп таркала.
Ул мине һәр иртә уята.
Мин өйрәнүчеләр кебек тыңласын өчен, колагымны уята.+
Мин үз ихтыярым буенча эш итмәдем.+
6 Миңа сугучыларга — аркамны,
Сакалымны йолкучыларга яңакларымны куйдым.
Мин битемне мыскыллаулардан һәм төкерүләрдән яшермәдем.+
7 Ләкин Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр,+
Шуңа күрә мин үземне кимсетелгән итеп хис итмәм,
Шуңа күрә мин битемне чакматаш кебек каты иттем,+
Мин беләм: мин оятка калмам.
8 Мине тәкъва дип игълан иткән Аллаһы якын.
Әйдә, бергә* торып басыйк.
Кем минем белән судлаша?
Шул миңа якынлашсын.
9 Менә, Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа булышыр.
Кем мине гаепле дип игълан итәр?
Менә, алар бөтенесе кием сыман таушалып бетәр.
Көя аларны ашап бетерер.
10 Арагыздан кем Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтә?
Аның хезмәтчесенең сүзен кем тыңлый?+
Яктылык күрмичә, дөм караңгылыкта кем йөрде?
Ул Йәһвәнең исеменә өметләнсен һәм үз Аллаһысыннан таяныч эзләсен.
11 «Менә, сез барыгыз да, ут яндыручылар
Һәм очкын чыгаручылар,
Үз ялкыныгызның яктысында,
Үзегез чыгарган очкыннар арасында йөрегез.
Миннән сез мондый җәза алырсыз:
Газапланып ятарсыз.