Зәбур
Давытның истәлек итеп* язылган җыры.
3 Ачуың аркасында тәнемдә авыртмаган җирем юк.
Гөнаһларым аркасында сөякләремдә тынычлык юк.+
4 Чөнки гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора,+
Алар бик күп һәм минем өчен күтәрә алмаслык авыр йөк шикелле.
5 Акылсызлыгым аркасында
Яраларым сасы ис чыгарып эренли.
6 Мин интегәм һәм тәмам боектым,
Көне буе күңелсезләнеп йөрим.
9 И Йәһвә, бөтен теләкләрем синең алдыңда,
Көрсенүләрем синең өчен яшерен түгел.
11 Дусларым һәм иптәшләрем җәрәхәтем аркасында миннән читләшә,
Якын танышларым үзләренә якын җибәрми.
12 Җанымны эзләүчеләр тозаклар кора.
Миңа зыян китерергә теләүчеләр мине һәлак итү турында сөйли.+
Алар көне буе хәйлә уйлап йөри.
14 Мин үзен яклап бернәрсә дә әйтә алмаган,
Колакка каты кеше кебек булып киттем.
16 Мин: «Алар минем өстән тантана итмәсен,
Аягым тайса, масаеп йөрмәсеннәр иде»,— дидем.
20 Алар яхшылыгыма яманлык белән кайтарды,
Яхшылыкка омтылганым өчен, гел каршылык күрсәтеп торды.
21 И Йәһвә, мине калдырма.
И Раббым, миннән ерак торма.+