Дирижер өчен: мут-лаббе́н. Давытның җыры.
א [әлиф]
9 И Йәһвә, мин сине бөтен йөрәгем белән мактармын,
Синең барлык гаҗәеп эшләрең турында сөйләрмен.+
2 Мин синдә сөенеч һәм зур шатлык табармын,
И Аллаһы Тәгаләм, мин синең исемеңә мәдхияләр җырлармын.+
ב [бәт]
3 Дошманнарым, чигенгәндә,+
Синең алдыңда абынып, һәлак булыр.
4 Чөнки син хокукларымны һәм эшемне яклыйсың,
Тәхетеңә утырып, гаделлек белән хөкем итәсең.+
ג [гимел]
5 Син халыкларны каты шелтәләдең,+ явызны юк иттең,
Аларның исемнәрен мәңгегә бетердең.
6 Дошман бөтенләйгә юкка чыгарылды,
Аларның шәһәрләрен син кырып бетердең,
Алар бүтән хәтергә дә алынмас.+
ה [хе]
7 Йәһвә исә мәңге патшалык итә,+
Ул гадел хөкем тәхетен нык урнаштырган.+
8 Ул җирне гаделлек белән хөкем итәчәк,+
Халыкларга гадел хөкем карарлары чыгарачак.+
ו [вав]
9 Йәһвә җәберләнгән кешегә ныклы сыеныч булыр,+
Бәла-казалар вакытында ныклы сыеныч ул.+
10 Исемеңне белүчеләр сиңа таяныр.+
Син, и Йәһвә, үзеңне эзләүчеләрне һичкайчан калдырмыйсың.+
ז [зәйин]
11 Сионда яшәүче Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,
Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез.+
12 Мескеннәрнең каны өчен үч алучы Аллаһы аларны исендә тота,+
Ул аларның зар елавын һич онытмас.+
ח [хет]
13 И Йәһвә, илтифат кыл миңа;
Мине үлем капкасыннан күтәрүче,+
Күралмаучыларым аркасында ничек газап чигүемне күр.
14 Шулчак мин Сио́н шәһәре капкалары алдында мактауга лаек эшләреңне игълан итә алырмын,+
Коткару китергән эшләреңә шатланырмын.+
ט [тет]
15 Халыклар үзләре казыган чокырга егылып төште,
Аяклары үзләре куйган ятьмәгә эләкте.+
16 Йәһвә үз хөкемнәрен гамәлгә ашыруы белән билгеле.+
Явызны үз кулы кылган эше тозакка каптырды.+
Хиггайон. (Села)
י [йод]
17 Явызлар,
Аллаһыны оныткан бар халыклар Кабергә төшәчәк.
18 Ә ярлы бөтенләйгә онытылмас,+
Юашларның өмете һичкайчан сүрелмәс.+
כ [каф]
19 И Йәһвә, күтәрел! Үлемле кешегә өстен чыгарга юл куйма.
Халыклар синең каршыңда хөкем ителсен.+
20 Аларны куркуга төшер, и Йәһвә,+
Халыклар үзләренең бары үлемле кешеләр генә булуларын белсеннәр. (Села)