Ягъкубның хаты
4 Арагыздагы дошманлык һәм талашлар кайдан чыккан? Сездә көрәшеп яшәүче көчле тән теләкләреннән түгелме?+ 2 Телисез, ләкин сездә юк. Үтерәсез һәм нәфесегезне сузасыз, әмма ала алмыйсыз. Талашасыз һәм тартышасыз.+ Сорамыйсыз, шуңа күрә сездә юк. 3 Ә сораганда, ала алмыйсыз, чөнки начар ният белән, тән теләкләрен канәгатьләндерер өчен сорыйсыз.
4 Хыянәтчеләр,* дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу икәнен әллә белмисезме? Шуңа күрә дөньяга дус булырга теләүче үзен Аллаһыга дошман итә.+ 5 Әллә Язмада: «Безнең эчебезгә урнашкан көнчелек рухы һәрвакыт берәр нәрсә теләп тора»,— дип юкка гына әйтелгәнме?+ 6 Ләкин Аллаһы күрсәтә торган юмарт игелек күпкә зуррак. Менә ни өчен: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,+ ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә»+,— дип әйтелгән.
7 Шуңа күрә Аллаһыга буйсыныгыз,+ ә Иблискә каршы торыгыз,+ һәм ул сездән качар.+ 8 Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр.+ Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз;+ икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез.+ 9 Көенегез, кайгырыгыз һәм үкереп елагыз.+ Көлүегез — кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. 10 Йәһвә* алдында басынкыланыгыз,+ һәм ул сезне югары күтәрер.+
11 Кардәшләр, бер-берегезне башка яманламагыз, җитәр.+ Үз кардәшен яманлаучы яки хөкем итүче канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә инде канунны хөкем итәсең икән, син канун үтәүче түгел, ә хөкемче булып чыгасың. 12 Коткара һәм һәлак итә ала торган+ бер генә Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бар.+ Ә син, якыныңны хөкем итәргә кем соң син?+
13 «Бүген яки иртәгә без бу шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торып акча эшләрбез»,— дип әйтүчеләр, сезгә әйтәм:+ 14 сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез.+ Сез бит — кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томан.+ 15 Сезгә: «Әгәр Йәһвә* теләсә,+ исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дип әйтергә кирәк. 16 Сез исә масаеп мактанасыз һәм моның белән горурланып йөрисез. Ә андый мактануның һәркайсы төре — явызлык. 17 Шуңа күрә берәрсе дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белеп тә, эшләми икән, ул гөнаһ кыла.+