Беренче Тимутигә
4 Әмма Аллаһыдан иңдерелгән сүз* ачык әйтә: киләчәктә кайберәүләр юлдан яздыручы иңдерелгән сүзләргә* һәм җеннәрнең тәгълиматларына колак салып, иманнан читкә китәчәк,+ 2 һәм моның сәбәбе тупас вөҗданлы* ялган сөйләүчеләрнең икейөзлелеге булачак.+ 3 Бу ялганчылар никахлашырга рөхсәт итмиләр+ һәм кешеләргә ризыктан тыелырга кушалар,+ ә Аллаһы бу ризыкны иман итүчеләр һәм хакыйкатьне төгәл белүчеләр рәхмәтләрен белдереп ашасыннар+ өчен булдырган.+ 4 Аллаһы булдырган һәрнәрсә искиткеч бит,+ һәм берәр нәрсә рәхмәт белдереп кабул ителсә, кире кагылырга тиеш түгел,+ 5 чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога аша изге ителә.
6 Кардәшләргә шушы киңәшләрне җиткереп, син Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе, иман сүзләре белән һәм гаҗәеп тәгълимат белән тукланучы булырсың. Син ул тәгълиматны төгәл тотып яшисең.+ 7 Әбиләр сүзенә охшаш көфер уйдырмаларны кире как һәм,+ Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, үзеңне күнектер. 8 Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз бит, ә Аллаһыга бирелгәнлек һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышта фатихалар китерә.+ 9 Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул ителүгә лаек. 10 Нәкъ шуңа күрә без тырышып эшлибез һәм бар көчебезне куябыз,+ чөнки тере Аллаһыга — һәртөрле кешеләрнең,+ ә аеруча тугрыларның Коткаручысына өмет баглыйбыз.+
11 Моны таләп итеп һәм моңа өйрәтеп тор. 12 Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын; моңа юл куйма. Ләкин тугрыларга сөйләмдә, тәртиптә, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта үрнәк бул. 13 Мин килгәнче, башкалар алдында кычкырып укы,+ үгет-нәсыйхәт бир* һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла. 14 Өлкәннәр советы сиңа кулларын куйганда үзеңә пәйгамбәрлек буенча бирелгән бүләгеңне кадерлә.+ 15 Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул. 16 Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул.+ Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.+