114 Исраи́л — Мисырдан,
Ягъкуб йорты чит-ят бер телдә сөйләшкән халык арасыннан чыккач,+
2 Яһүд — Аның изге урыны,
Исраил Аның биләмәсе булып китте.+
3 Диңгез, моны күреп, качты,+
Үрдү́н кире борылды.+
4 Таулар сарык тәкәләредәй,
Калкулыклар бәрәннәрдәй сикерде.+
5 Әй диңгез, нигә качтың?+
Үрдүн, ник кире борылдың?+
6 Әй таулар, ник сез сарык тәкәләредәй,
Калкулыклар, нигә бәрәннәрдәй сикердегез?
7 Әй җир, Раббы алдында,
Ягъкуб Аллаһысы алдында тетрә.+
8 Ул кыяны — камышлы сулыкка,
Каты кыяташны су чыганакларына әйләндерә.+