Зәбур
Дирижер өчен: ядиту́н.*+ Давытның җыры.
39 Мин: «Телем белән гөнаһ кылмас өчен,+
Адымымны күзәтермен,
Явыз бәндә янымда булганда,
Авызыма авызлык кидерермен»+,— дидем.
Хәтта яхшылык хакында да авызымны ачмадым,
Ә әрнүем бәгыремне телгәләде.*
3 Эчемдә йөрәгем пыскып янды.
Уйланган* чагымда, мин ут кебек яндым.
Шулчак мин болай дидем:
4 «И Йәһвә, ахырым нинди буласын,
Көннәрем саны күпме икәнен белергә ярдәм ит,+
Шунда мин гомеремнең никадәр кыска икәнен күрермен.
Һичшиксез, һәр кеше, никадәр нык булып күренмәсен, нибары сулыш кына.+ (Села)
6 Чыннан да, кеше гомере күләгә шикелле.
Ул юкка гына мәшәкатьләнә.
Ул байлык туплый, ә аның кемгә калырын белми.+
7 Алайса, нә́рсәгә өметләнергә соң миңа, и Йәһвә?
Син — бердәнбер өметем.
8 Бөтен җинаятьләремнән коткар мине.+
Акылсыз кешегә мине хурларга ирек бирмә.
9 Мин тавыш-тынсыз кала бирдем.
10 Китергән бәлаңне миннән алып куй.
Кулың мине харап иткәнгә, мин йончып беттем.
Һичшиксез, һәр кеше нибары сулыш кына.+ (Села)
Күз яшьләремне күрми калма,
Чөнки мин синең өчен тик килмешәк кенә,+
13 Гомерем өзелеп юк булганчы,
Кырыс карашыңны ал миннән һәм күңелем күтәрелеп китәр».