Беренче Елъязма
16 Аллаһының килешүе сандыгын китергәч, аны Давыт корган чатыр эченә урнаштырдылар+ һәм Аллаһы алдында яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерделәр.+ 2 Яндыру корбаннары+ белән татулык корбаннарын+ китереп бетергәч, Давыт халыкны Йәһвә исеме белән фатихалады. 3 Аннары ул бөтен исраиллеләргә — һәр ир-атка һәм һәр хатын-кызга — һәркемгә берәр түгәрәк икмәк, тыгызлап ясалган финик көлчәсе һәм йөзем көлчәсе өләште. 4 Аннары ул ле́вилеләрнең кайберләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында хезмәткә билгеләде.+ Алар Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне олыларга,* мактарга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә тиеш иделәр. 5 Аса́ф+ башчы, ә Зәкәрия́ аңардан соң икенче иде; Яи́л, Шәмираму́т, Яһии́л, Маттафия́, Илиа́б, Бина́й, Оби́д-эдо́м һәм Яил+ кыллы уен коралларында һәм арфа уйнады,+ ә Асаф кимвал какты.+ 6 Руханилар Бинай белән Яхәзии́л даими рәвештә Аллаһының килешүе сандыгы алдында быргы уйнады.
7 Шул көнне Давыт Йәһвәгә бер мәдхия багышлап, аны беренче тапкыр Асаф+ белән бүтән ле́вилеләргә башкарырга бирде. Менә ул мәдхия:
8 «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,
Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+
10 Аның изге исеме белән мактаныгыз.+
Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+
11 Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+
Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.+
12 Аның кылган гаҗәеп эшләрен,+
Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз,
13 Әй Аллаһының хезмәтчесе Исраил токымы,*+
Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+
14 Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+
Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+
15 Аның килешүен — мәңге,
Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында истә тотыгыз,+
16 Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+
Антны Исхакка бирде.+
17 Аны ул карар буларак — Ягъкубка,+
Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде
Кәнга́н җирен бүлеп бирәм“+,— диде.
21 Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+
Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+
23 Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!
Аның коткаруы турында көн дә белдер!+
24 Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,
Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.
25 Чөнки Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек.
Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.+
Йәһвәгә изге кием киеп* сәҗдә кылыгыз.*+
30 Бөтен җир, аның алдында калтырап тор!
Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.*+
32 Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын,
Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын.
35 Аңа болай диегез: „И Аллаһы, Коткаручыбыз, безне йолып ал,+
Безне җыеп ал да халыклардан коткар,
Без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерсен өчен,+
Сине куанып мактасын өчен.+
Шулчак җыелган бөтен халык: „Амин!“* — диеп, Йәһвәне мактады.
37 Аннары Давыт Асафны+ һәм аның кан кардәшләрен Йәһвәнең килешүе сандыгы торган урында калдырды.+ Анда алар көндәлек хезмәтләрен башкарып торды.+ 38 Обид-эдом белән аның кан кардәшләре (барлыгы 68 кеше), Ядиту́н улы Обид-эдом һәм Хаса́ капка сакчылары иде. 39 Сады́йк+ рухани белән бүтән руханиларны ул Гибондагы биеклектә+ урнашкан Йәһвәнең изге чатыры алдында хезмәткә билгеләде. 40 Алар Йәһвәгә даими рәвештә, иртә-кич, мәзбәхтә яндыру корбаннары китерде һәм Йәһвәнең Исраилгә бирелгән Канунында язылган бөтен әмерләре буенча эш итте.+ 41 Алар янында шулай ук Хима́н, Ядитун+ һәм сайлап алынган бүтән ле́вилеләр дә бар иде. Алар Йәһвәгә рәхмәтләр белдерер өчен билгеләнгән иде+ һәм: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип җырлый иделәр.+ 42 Химан+ белән Ядитун кимваллар кагып, быргы кычкырта иде һәм Аллаһыны мактауда кулланылган* бүтән уен коралларында уйный иде. Ядитунның+ уллары исә капка өчен җаваплы иде. 43 Шуннан соң бөтен кешеләр өйләренә таралды. Давыт та, өйдәгеләренә хәер-фатихасын бирер өчен, өенә кайтып китте.