Беренче Елъязма
14 Тир патшасы Хира́м+ Давытка хәбәрчеләрен һәм шулай ук аңа патша сарае төзү өчен эрбет агачлары, ташчылар һәм балта осталарын җибәрде.+ 2 Шунда Давыт Йәһвә аның Исраилдәге тәхетен нык урнаштырган икәнен аңлады,+ чөнки Ул үз халкы Исраи́л хакына аның патшалыгын югары күтәргән иде.+
3 Давыт Иерусалимда үзенә тагын хатыннар алды,+ һәм аның алардан күп угыл-кызлары туды.+ 4 Менә аның Иерусалимда туган балалары:+ Шаммуа́, Шуба́б, Ната́н,+ Сөләйман,+ 5 Ибха́р, Илишуа́, Илфәле́т, 6 Нәгә́х, Нәфи́къ, Йәфи́, 7 Илишама́, Билья́д һәм Әлфәли́т.
8 Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп майлаганнарын ишетү белән,+ филистилеләр, җыелып, Давытны эзләргә чыктылар.+ Моның турында белгәч, Давыт аларга каршы чыкты. 9 Шунда филистилеләр, килеп, рефалылар үзәнендә яшәүчеләргә һөҗүмнәр ясый башлады.+ 10 Давыт Аллаһыдан: «Филистилеләргә каршы барыргамы? Син аларны минем кулыма тапшырырсыңмы?» — дип сорады. Йәһвә Давытка: «Бар, мин филистилеләрне синең кулыңа, һичшиксез, тапшырырмын»,— дип җавап бирде.+ 11 Шунда Давыт, Багалпәрәзимгә+ килеп, аларны тар-мар итте. Аннары ул: «Үзләренә юл ярып чыккан сулар шикелле, Аллаһы минем алдымда дошман сафларын бозды»,— диде. Шуңа күрә шул урын Багалпәрәзи́м* дип атала. 12 Филистилеләр үзләренең потларын шунда калдырып качты, һәм аларны Давытның боерыгы буенча утта яндырдылар.+
13 Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәнендә яшәүчеләргә һөҗүм итте.+ 14 Давыт Аллаһыдан кабат сорады, һәм Аллаһы аңа болай диде: «Туп-туры барма. Ә аларны арттан урап, баха́ куаклары арасыннан чыгып, һөҗүм ит.+ 15 Баха куаклары өстеннән аяк атлау тавышы ишеткәч, һөҗүмгә ябырыл, чөнки Аллаһы синнән алда барып, филистилеләр гаскәрен тар-мар итәчәк».+ 16 Давыт нәкъ Аллаһы боерганча эш итте.+ Ул филистилеләрнең гаскәрен Гибоннан Газәргә+ кадәр кырып сала барды. 17 Давытның даны бөтен җирләргә таралды, һәм Йәһвә барлык халыкларны аның алдында көчле куркуга төшерде.+