Рәсүлләр
22 «Кардәшләр белән агайлар, тыңлагыз һәм үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез».+ 2 Халык аның еврей телендә мөрәҗәгать итүен ишетеп, тагын да ныграк тынып калды. Шунда Пау́л болай диде: 3 «Мин яһүд+ һәм Килики́янең Тарс шәһәрендә тудым.+ Һәм монда, Иерусалим шәһәрендә, Гамәлиилнең+ үзеннән белем алдым. Мине ата-бабаларыбызның Канунын төгәл үтәргә+ һәм Аллаһы хезмәтендә, сезнең барыгыз бүген ашкынучан булган кебек, ашкынучан булырга өйрәттеләр.+ 4 Мин бу Юлның тарафдарларын, аларны үлемгә тапшырсыннар өчен, эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алып төрмәгә ташладым.+ 5 Моның турында баш рухани һәм бөтен аксакаллар җыелышы шаһитлек бирә ала. Мин алардан шулай ук Дәмәшекътәге яһүдләр өчен хатлар алдым. Аннары Дәмәшекъкә андагы тарафдарларны җәзага тартырга һәм аларны бәйләп Иерусалимга алып килергә дип киттем.
6 Ләкин юлда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, көн урталарында мине кинәт күктән төшкән яктылык чолгап алды.+ 7 Мин җиргә егылдым һәм: „Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?“ — дигән тавыш ишеттем. 8 Мин: „Әфәнде, син кем?“ — дип сорадым һәм: „Мин — син эзәрлекли торган насаралы Гайсә“,— дигән тавыш ишеттем. 9 Ә минем юлдашларым яктылыкны күрсәләр дә, минем белән сөйләшүченең тавышын ишетмәделәр.+ 10 Мин аңардан: „Әфәнде, миңа нәрсә эшләргә?“* — дип сорадым. Хуҗам миңа: „Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиңа билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтелер“,— диде.+ 11 Әмма шул яктылыкның даны аркасында бер нәрсә дә күрә алмаганга, юлдашларым мине җитәкләп Дәмәшекъкә алып килделәр.
12 Шул шәһәрдәге бар яһүдләр мактап телгә алган, Канунны үтәп яшәүче Һанани́+ исемле бер диндар кеше 13 минем яныма килеп басты да: „Шаул, кардәш, күзләрең ачылсын!“ — диде. Мин шундук аңа карадым һәм аны күрдем.+ 14 Ул миңа болай диде: „Ата-бабаларыбызның Аллаһысы сине сайлап алды. Ул моны син аның ихтыярын белсен өчен, тәкъва затны күрсен өчен+ һәм аның тавышын ишетсен өчен эшләде, 15 чөнки син барлык кешеләргә күргәннәреңне һәм ишеткәннәреңне сөйләп, аңа шаһит булачаксың.+ 16 Соң, ник көтеп торасың? Тор, суга чумдырылу үт һәм, Гайсәне исеме белән чакырып,+ гөнаһларыңнан арын“.+
17 Әмма Иерусалимга кайтып,+ гыйбадәтханәдә дога кылганда, мин бер күренеш күрдем. 18 Күренештә Хуҗам миңа: „Ашык һәм Иерусалимнан тизрәк кит, чөнки монда минем хактагы шаһитлегеңне кабул итмәячәкләр“+,— диде. 19 Шунда мин болай дидем: „Хуҗам, мин сиңа иман итүчеләрне төрмәгә утырта идем һәм, бер синагогадан икенчесенә йөреп, аларны чыбыклый идем.+ Бу мондагы яһүдләрнең үзләренә дә яхшы билгеле. 20 Синең шаһитең Стифәннең каны коелганда, мин анда идем һәм, моны хуплап, аны үтерүчеләрнең өс киемнәрен саклап тордым“.+ 21 Әмма ул миңа: „Бар, мин сине ерактагы башка халыклар янына җибәрәм“+,— диде».
22 Халык Паулны тыңлап торды, әмма аның шушы сүзләрне әйтүе булды, алар: «Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә кирәк, аның яшәргә хакы юк!» — дип кычкыра башлады. 23 Алар, акыра-акыра, киемнәрен салып ташладылар һәм һавага тузан ыргыттылар.+ 24 Шуңа күрә гаскәр башлыгы Паулны казармага алып керергә һәм аны камчылап сорау алырга кушты. Аның шуны төгәл беләсе килә иде: ни өчен алар аны үтерергә сорап кычкыралар. 25 Ләкин Паулны камчылар өчен бәйләгәндә, ул үзе янында торучы йөзбашыннан: «Сезгә закон буенча Рим гражданын, җитмәсә, хөкем дә итмичә, камчыларга рөхсәт ителәмени?»+ — дип сорады. 26 Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәр башлыгына барып, моның турында әйтте һәм: «Сез нәрсә эшләргә җыенасыз? Ул кеше Рим гражданы бит»,— диде. 27 Шуннан соң гаскәр башлыгы, Паул янына килеп: «Әйт әле миңа, син Рим гражданымы?» — дип сорады. «Әйе»,— диде Паул. 28 «Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым»,— диде гаскәр башлыгы. «Ә мин тумыштан Рим гражданы»+,— диде Паул.
29 Аңардан сорау алырга теләүчеләр шунда ук аның яныннан читкәрәк китте, ә гаскәр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, куркуга төште, чөнки аны чылбырлаган иде.+
30 Икенче көнне, яһүдләрнең Паулны нәрсә өчен гаепләүләрен төгәл белергә теләп, гаскәр башлыгы Паулның чылбырларын салдырырга кушты һәм өлкән руханилар белән Югары киңәшмә әгъзаларының барысына җыелырга әмер бирде. Шуннан соң ул Паулны китереп, алар алдына бастырды.+