Зәбур
Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.* Ярату җыры.
45 Яхшы сүз күңел кылларымны тибрәтте.
«Язган җырым патша турында»+,— диям мин.
Телем оста күчереп язучының+ каләме+ күк булсын иде.
2 И патша, син — кеше улларының иң күркәме.
Авызыңнан ягымлы сүзләр агыла.+
Шуңа күрә Аллаһы сине мәңгегә фатихалады да.+
Басынкылар хакына һәм хакыйкать белән тәкъвалык хакына атыңа атланып чап,+
Һәм уң кулың курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр.*
7 Син тәкъвалыкны яраттың,+ явызлыкны нәфрәт иттең,+
Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаһың, шатлык мае белән+ сине иптәшләреңә караганда мулрак майлады.+
8 Бөтен киемнәреңнән ми́рра, алоэ* һәм ка́ссия исләре килә,
Фил сөяге белән бизәлгән мәһабәт сарайдан килгән кыллы кораллар көе сине сөендерә.
9 Патшаларның кызлары — синең хөрмәтле хатын-кызларың арасында.
Офи́р алтыны+ белән бизәнгән патшабикә уң кулың ягына үз урынына басты.
10 Тыңла, и кызым, игътибар ит һәм колак сал,
Үз халкыңны һәм әтиеңнең йортын оныт.
13 Сарай эчендә* патшаның кызы шөһрәтле.
Аның киеме алтын белән бизәкләнгән.
14 Аны зиннәтле итеп тукылган киемдә* патша янына китерерләр.
Гыйффәтле иптәш кызлары да аның хозурына* килә.
15 Аларны шатлык-сөенеч белән китерерләр.
Алар патша сараена керер.
16 Синең улларың ата-бабаларыңның урынын алыр.
Син аларны бөтен җир буйлап мирзалар итеп билгеләрсең.+
17 Мин исемеңне бөтен киләчәк буыннарга билгеле итәрмен.+
Шуңа күрә кешеләр сине мәңге мактар.