Зәбур
ИКЕНЧЕ КИТАП
(42—72 мәдхияләр)
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ маскилы.*
42 Су агымнарына омтылган болан күк,
Җаным сиңа тартыла, и Ходаем.
2 Җаным Аллаһыга, тере Аллаһыга сусый.+
Кайчан соң мин Аллаһы алдына килеп, аңа күренермен?+
3 Көн дә, төн дә күз яшьләрем — минем ризыгым.
Кешеләр көне буе: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+
4 Үткәннәрне хәтергә төшерәм һәм күңелемне* бушатам,*
Чөнки бервакыт мин күпсанлы халык белән йөргән идем,
Бәйрәм үткәрүче халыкның
Шатлану һәм рәхмәт белдерү авазлары астында
Ник эчемдә шундый тынычсызлык?
6 Раббым, минем күңелем төшенке.+
7 Шарлавыкларың тавышын ишетеп,
Тирән сулар тирән суларга дәшә.
Бөтен ярсулы дулкыннарың мине каплап алды.+
8 Көндезен Йәһвә мине тугры мәхәббәте белән бүләкләр,
Ә төнен мин аның турында җырлармын, тормышым Аллаһысына дога кылырмын.+
9 Кыяташым Аллаһыма мин:
10 Дошманнарым мине ачы нәфрәт белән* мыскыллый,
Көне буе алар: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+
11 Ник күңелем төшенке?
Ник эчемдә шундый тынычсызлык?