Зәбур
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Аламу́т* стилендә. Җыр.
46 Аллаһы — безнең сыенычыбыз һәм көч-куәтебез,+
Кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.+
3 Диңгез сулары шаулап, күбекләнеп ярларыннан ташып чыкса да,+
Таулар аның ярсуыннан селкенсә дә, без курыкмабыз. (Села)
5 Аллаһы — үз шәһәрендә,+ шунлыктан ул җимерелмәс шәһәр.
Таң атканда Аллаһы аңа ярдәмгә киләчәк.+
6 Халыклар шау-шу килделәр, патшалыклар җимерелде.
Ул тавышын күтәрде, һәм җир тетрәде.+
7 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+
Ягъкуб Аллаһысы — безнең ныклы сыенычыбыз.* (Села)
8 Килегез һәм Йәһвәнең эшләренә,
Аның җирдә кылган гаҗәеп эшләренә шаһит булыгыз.
10 Ул: «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез.
11 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+
Ягъкуб Аллаһысы безгә ныклы сыеныч ул.+