Зәбур
Дирижер өчен. Җыр һәм көй.
66 Бөтен җир, Аллаһыга тантана белән аваз сал.+
2 Аның шөһрәтле исеменә мәдхияләр җырла.*
Аны мактап данла.+
3 Аллаһыга: «Нинди курку-хөрмәт уята соң синең эшләрең!+ — диегез.—
Син бөек көч-кодрәткә ия булганга,
Дошманнарың синең алдыңда калтырап-куркып торыр.+
5 Килегез һәм Аллаһының эш-гамәлләрен күрегез.
Аның адәм улларына карата башкарган эшләре курку-хөрмәт уята.+
Анда без аның кылган эшләренә сөендек.+
7 Ул үзенең куәте белән мәңге идарә итә.+
Аның күзләре халыкларны күзәтеп тора.+
Үҗәтләр үзләрен югары куймасыннар.+ (Села)
11 Син безне ау тозагына керттең,
Өстебезгә авыр йөк салдың.
12 Син үлемле кешегә өстебездән* таптап үтәргә юл куйдың,
Без утлар-сулар кичтек,
Аннары син безне тыныч урынга китердең.
13 Мин синең йортыңа тулаем яндыру корбаннары алып килермен,+
Сиңа биргән вәгъдәләремне үтәрмен+ —
14 Башыма бәла төшкәч телем тибрәткән
Һәм авызым әйткән вәгъдәләрне.+
15 Мин сиңа көр хайваннардан яндыру корбаннары китерермен
Корбан бәрәннәренең төтене белән бергә.
Корбанга үгезләр белән кәҗә тәкәләре китерермен. (Села)
16 Аллаһыдан куркып яшәүчеләрнең һәммәсе, килегез һәм тыңлагыз,
17 Мин авызым белән аңа дәштем,
Телем белән аны данладым.
20 Догамны кире какмаган,
Мине үзенең тугры мәхәббәтеннән аермаган Аллаһыны мактагыз.