Зәбур
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.*
44 И Аллаһы, үткән көннәрдә,
Ата-бабаларыбыз көннәрендә
Башкарган эшләрең турында без үз колакларыбыз белән ишеттек,
Безгә моны ата-бабаларыбыз бәян итте.+
Син халыкларны җиңеп, куып чыгардың.+
3 Алар бу җирне үз кылычлары белән яулап алмады,+
Һәм җиңүне аларга үз куллары түгел,+
Ә синең уң кулың, синең кодрәтең+ һәм йөзеңнең яктылыгы китерде,
Чөнки син аларны хуш күрдең.+
5 Дошманнарыбызны без көч-куәтең белән чигендерербез,+
Безгә каршы күтәрелгәннәрне исемең белән таптап китәрбез.+
8 Аллаһыны без көне буе мактарбыз,
Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр укырбыз. (Села)
9 Әмма хәзер син безне кире кактың һәм хурлыкка төшердең,
Син гаскәрләребез белән бармыйсың.
13 Син безне күршеләребез алдында хурлыкка төшерәсең,
Тирә-ягыбызда яшәүчеләрнең барысы алдында көлкегә калдырасың һәм мәсхәрә итәсең.
15 Мин көне буе кимсенәм,
Йөземне оят каплый,
16 Аларның мыскыллап һәм кимсетеп көлгән тавышлары аркасында,
Үч алучы дошманыбыз аркасында.
18 Йөрәкләребез синнән борылмады,
Аякларыбыз синең юлыңнан тайпылмый йөри.
19 Ләкин син безне шакаллар яшәгән җирдә тар-мар иттең,
Син безне дөм караңгылык белән капладың.
20 Әгәр дә без Аллаһыбыз исемен онытсак
Я кулларыбызны догада берәр чит-ят илаһка таба сузсак,
21 Аллаһы әллә моны ачыкламасмы?
Ул бит күңел төпкелләрен яхшы белә.+
23 Күтәрел, и Йәһвә! Ник син йоклап ятасың?+
Уян! Безне мәңгегә кире кага күрмә.+
24 Нишләп син йөзеңне борасың?
Ник син газап кичергәнебезне һәм җәберләнгәнебезне онытасың?