Зәбур
Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе.
48 Аллаһыбыз шәһәрендә, аның изге тавында
Йәһвә бөек, ул иң зур мактауга лаек.
2 Ерак төньяктагы Сио́н тавы,
Бөек Патшаның шәһәре+ —
Искиткеч матур һәм югары, бөтен җирнең шатлыгы.+
5 Шәһәрне күргәч, алар шаккаттылар.
Алар куркуга төште, котлары алынып качып киттеләр.
6 Анда аларны тетрәнү,
Бала тудыручы хатынныкы күк газап биләп алды.
7 Көнчыгыш җиле белән син Тарши́ш корабларын һәлакәткә дучар итәсең.
8 Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең шәһәрендә — Аллаһыбыз шәһәрендә
Без ишеткәнебезне хәзер үз күзләребез белән күрдек.
Аллаһы мәңгегә аны нык урнаштырачак.+ (Села)
Уң кулың тәкъвалык белән тулы.+
13 Аның ныгытылган диварларына* күңел салыгыз.+
Киләчәк буыннарга сөйләр өчен,
Аның ныгытылган манараларын күзәтегез.