Зәбур
74 И Аллаһы, нишләп син безне мәңгегә кире кактың?+
Нигә синең үз көтүлегеңдәге сарыкларга ачуың кайный?+
Үзең яшәгән Сио́н тавын хәтереңә төшер.+
3 Адымнарыңны мәңгелек хәрабәләргә юнәлт.+
Дошман, изге урынга килеп, барысын җимерде.+
4 Сине нәфрәт итүчеләр очрашу урының эчендә үкереп йөрде.+
Алар анда үз байракларын билге итеп урнаштырды.
5 Алар куе урманны балталары белән оста кисүче ир-атлар шикелле иде.
6 Алар изге урынның уеп бизәлгән стеналарын+ балталар һәм тимер күсәкләр белән чәрдәкләде.
7 Алар изге урыныңны ут төртеп яндырдылар,+
Исемеңне йөрткән чатырны җиргә аударып, аны нәҗесләделәр.
8 Алар һәм аларның токымнары күңелләреннән:
«Аллаһының бу җирдәге барлык очрашу урыннары* яндырылачак»,— диде.
9 Без үз билгеләребезне күрмибез,
Инде бер пәйгамбәр дә калмады,
Арабызда моның күпме дәвам итәчәген белүче берәү дә юк.
10 И Аллаһы, дошманнар тагын күпме инде сине мыскыллар?+
Синең исемеңне дошманнар мәңге санга сукмасмы?+
11 Нишләп син кулыңны — уң кулыңны тыеп торасың?+
Кулыңны куеныңнан чыгар да аларны юк ит.
13 Син үз кодрәтең белән диңгезне дулкынландырдың,+
Сулардагы диңгез җанварларының башларын челпәрәмә китердең.
15 Чыганаклар һәм су агымнары өчен син юл ярдың.+
Син бертуктаусыз агып торган дәрьяларны киптереп бетердең.+
16 Көн дә, төн дә — синеке.
Син яктылыкны* һәм кояшны булдырдың.+
18 И Йәһвә, дошманнарның үзеңне мыскыллаганын,
Акылсыз халыкның исемеңне санга сукмавын исеңә төшер.+
19 Күгәрченеңнең җанын ерткыч хайваннарга бирмә.
Мескен кешеләреңне бөтенләйгә онытма.
20 Безнең белән төзегән килешүеңне исеңә төшер,
Чөнки җирнең караңгы урыннары җәбер-золым оялары белән тулды.
21 Изелгән кеше, өмете өзелеп, борылып китмәсен иде.+
Гадие дә, ярлысы да синең исемеңне мактасын иде.+
22 И Аллаһы, күтәрел, алып барган хөкем эшеңне якла.
Акылсызларның сине көне буе мыскыллаганын исеңә төшер.+
23 Дошманнарыңның әйткән сүзләрен онытма.
Сиңа каршы торучыларның шау-шуы бертуктаусыз күкләргә ирешә.