Зәбур
Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр һәм көй.
87 Аллаһы шәһәренең нигезе — изге тауларда.+
Ягъкубның бөтен чатырларына караганда күбрәк ярата.
3 И хак Аллаһының шәһәре, синең хакта гаҗәеп нәрсәләр сөйлиләр.+ (Села)
4 Мин үземне танып белүчеләр санына Рәхә́б*+ белән Бабылны да кертермен,
Шул исәптән Филисти́ белән Тирны һәм Кушны да.
Һәрберсе турында: «Ул анда туган»,— дип әйтелер.
5 Ә Сион турында:
«Бөтенесе дә анда туган»,— дип әйтелер.
Һәм Аллаһы Тәгалә аны нык урнаштырыр.
6 Халыклар саны алынганда, Йәһвә аларның һәрберсе турында:
«Ул анда туды»,— дип игълан итәр. (Села)