Зәбур
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.
75 Без сиңа рәхмәтләр белдерәбез, и Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез.
Синең исемең безнең белән,+
Кешеләр искиткеч эшләреңне игълан итә.
2 Син: «Хөкем итү өчен вакыт билгеләгәч,
Гаделлек белән хөкем итәм,— дип әйтәсең.—
3 Җир һәм андагы бөтен яшәүчеләр таркалганда,
Аның терәкләрен мин ныгыттым». (Села)
6 Чөнки бөеклек көнчыгыштан да, көнбатыштан да,
Көньяктан да килми.
Берәүне ул төшерә, икенчене күтәрә.+
Ул аны, һичшиксез, түгәчәк,
Һәм җир йөзендәге бөтен явызлар аны утырмасына кадәр эчәчәк».+
10 Чөнки ул: «Мин явызларны бөтен көч-куәтеннән* мәхрүм итәрмен,— дип әйтә,—
Ә тәкъваларның көче* артачак».