Асафның+ җыры.
82 Аллаһы изге җыенда үз урынын ала,+
Илаһлар арасында хөкем итә һәм болай ди:+
2 «Кайчанга чаклы сез гаделсез хөкем итәрсез+
Һәм явызларны өстен күрерсез?+ (Села)
3 Гади кешене һәм атасыз ятимне яклагыз.+
Ярдәмчесез һәм мескен кеше белән гадел эш итегез.+
4 Гади кешене һәм ярлыны коткарыгыз,
Аларны явыз бәндәләр кулыннан йолып алыгыз».
5 Хөкемчеләр белми дә, аңламый да.+
Алар караңгылыкта йөри,
Җирнең бар нигезләре селкенә.+
6 Аллаһы әйтте: «Мин: „Сез — илаһлар+,— дидем.—
Сез барыгыз да — Аллаһы Тәгаләнең уллары.
7 Әмма сез нәкъ менә кешеләр кебек үләчәксез,+
Бүтән мирзалар кебек һәлак булачаксыз!“»+
8 Күтәрел, и Аллаһы, җирне хөкем ит,+
Чөнки бар халыклар — синеке.