Дирижер өчен: гитти́т. Асафның+ мәдхиясе.
81 Безгә көч-куәт бирүче Аллаһыга шатлык белән аваз салыгыз.+
Ягъкуб Аллаһысына тантана белән кычкырыгыз.
2 Шалтыравык, аһәңле арфа һәм кыллы уен коралы алып,
Көй уйный башлагыз.
3 Бәйрәм уңаеннан яңа ай көнендә,+
Тулы ай вакытында быргы кычкыртыгыз.+
4 Чөнки бу — Исраи́л өчен күрсәтмә,
Ягъкуб Аллаһысының карары.+
5 Мисыр җиренә каршы чыкканда,+
Ул моны Йосыф өчен искә төшерү итеп урнаштырган.+
Мин ят тавыш ишеттем:
6 «Мин аның җилкәсеннән йөкне алдым,+
Куллары кәрзиннән бушады.
7 Җәфа чиккән чагыңда син чакырдың, һәм мин сине коткардым.+
Мин сиңа кара болыттан җавап бирдем,+
Мәрибә́ сулары янында сине сынадым.+ (Села)
8 Тыңла, халкым, мин сиңа каршы шаһитлек итәм.
Их Исраил, мине тыңласаң иде.+
9 Синең араңда чит-ят илаһ булмасын,
Чит илаһка табынма.+
10 Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,
Сине Мисыр җиреннән алып чыгучы.+
Авызыңны киң итеп ач, һәм мин сине туйганчы ашатырмын.+
11 Ләкин халкым тавышымны тыңламады,
Исраил миңа күндәм булмады.+
12 Шунлыктан мин аларга үзләренең үҗәт йөрәкләре теләгәнчә эшләргә юл куйдым.
Алар үзләре дөрес дип санаганны эшләде.+
13 Халкым мине тыңлаган булса иде,+
Исраил минем юлларым буенча йөргән булса иде!+
14 Мин аларны күралмаучыларны бик тиз буйсындырыр идем,
Кулымны дошманнарына каршы юнәлтер идем.+
15 Йәһвәне нәфрәт итүчеләр Аның алдында калтырап-куркып торыр,
Аларның өлеше гомерлек булыр.
16 Ә сине ул иң яхшы бодай белән тукландырыр,+
Кыядан чыккан бал белән туендырыр».+