113 Йәһне мактагыз!
Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,
Йәһвәнең исемен мактагыз.
2 Йәһвәнең исеме макталсын,
Хәзер һәм мәңге.+
3 Көнчыгыштан көнбатышка хәтле
Йәһвәнең исеме макталсын.+
4 Йәһвә бар халыклардан югары,+
Аның даны күкләрдән биек.+
5 Югарыда яшәгән
Йәһвә Аллаһыбызга тиң кем бар?+
6 Ул күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә,+
7 Гади кешене туфрактан күтәрә.
Ярлыны көл өеменнән торгыза,+
8 Аны мирзалар —
Үз халкының мирзалары белән утырту өчен.
9 Ул балага уза алмаган хатынны үз йортында
Бала табу бәхетенә ирештерә.+
Йәһне мактагыз!