Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.
131 И Йәһвә, йөрәгем горур түгел минем,
Күзләрем дә тәкәббер түгел.+
Гаять бөек нәрсәләргә дә,+
Ирешә алмаслык нәрсәләргә дә омтылмыйм мин.
2 Юк, киресенчә, мин җанымны юатам, тынычландырам,+
Әни кеше имүдән аерылган сабыен кочагына алып юаткан төсле.
Җаным имүдән аерылган сабый бала күк канәгать.
3 Исраи́л Йәһвәне көтсен,+
Хәзер һәм мәңге.