Ишагыя
Якынлашсыннар һәм сөйләсеннәр.+
Хөкем өчен бергә җыелыйк.
2 Кем көнчыгыштан* бер кешене күтәрде?+
Халыкларны аның кулына бирер өчен,
Патшаларны буйсындырсын өчен,+
Кем аны үз гаделлеге буенча үзенә хезмәткә чакырды?
Кем аларны аның кылычы алдында туфракка әйләндерде,
Аның җәясе алдында җил саламны очыргандай очырды?
3 Ул аягы басмаган юллардан
Тоткарлыксыз үтеп, аларны куып бара.
4 Кем эш итеп боларны башкарды?
Башлангычтан буыннарны кем чакырды?
5 Утраулар моны күреп куркуга төште.
Җирнең читләре калтырый башлады.
Алар бергә җыелып чыга.
6 Һәрберсе үз якынына ярдәм итә
Һәм үз кардәшенә: «Кыю бул»,— ди.
Ул эретеп ябыштырылган урын турында: «Шәп»,— дип әйтә.
Аннары потны аумасын өчен кадаклар белән беркетеп куялар.
8 «Син исә, Исраи́л, минем хезмәтчем;+
Син, Ягъкуб, минем сайланганым,+
9 Мин сине җир читләреннән алып килдем,+
Җирнең иң ерак урыннарыннан чакырып алдым.
Мин сиңа болай дидем: „Син минем хезмәтчем.+
Мин сине сайладым. Мин сине кире какмадым.+
10 Курыкма, чөнки мин синең белән.+
Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың.+
Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен,+
Сине гаделлегем* буенча уң кулым белән тотып торырмын“.
11 Менә, сиңа ярсыганнарның барысы оятка калыр һәм кимсетелер.+
Сиңа каршы сугышканнар юкка чыгар, һәлак булыр.+
12 Үзең белән сугышкан кешеләрне эзләрсең, ләкин тапмассың.
Сиңа каршы сугышканнар юк нәрсәгә әйләнер, тәмам таркалыр.+
13 Чөнки мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам,
Сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям.+
14 Курыкма син, корт* Ягъкуб,+
Исраил кешеләре, мин сезгә булышырмын,— ди Йәһвә, Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы.—
15 Менә, мин сине ашлык сугу чанасы,+
Ике ягы да үткен тешле яңа ашлык сугу коралы иттем.
Син тауларны таптарсың һәм җимерерсең,
Калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең.
17 «Мохтаҗлар һәм фәкыйрьләр су эзли, ләкин тапмый.
Сусаудан тамаклары кибә.+
Мин, Йәһвә, аларга җавап бирермен.+
Мин, Исраил Аллаһысы, аларны калдырмам.+
Чүлне камыш баскан күлгә,
Сусыз җирне су чыганакларына әйләндерермен.+
Мин далада артыш агачы белән бергә,
Корычагач һәм кипарис агачы үстерермен.+
20 Шулчак бөтен кешеләр
Моны Йәһвәнең кулы эшләгәнен,
Исраилнең Изге Аллаһысы булдырганын күреп белерләр
Һәм моңа игътибар итеп аңларлар».+
21 «Эшегезне сөйләп бирегез»,— дип әйтә Йәһвә.
«Дәлилләрегезне китерегез»,— ди Ягъкуб Патшасы.
22 «Дәлилләр китерегез һәм безгә булачак нәрсәләрне сөйләгез.
Безгә үткән нәрсәләрне әйтеп бирегез,
Шулчак без алар турында уйланырбыз* һәм аларның нәрсә белән бетәсен белербез.
Яки безгә киләчәк нәрсәләрне белдерегез.+
Әйе, я яхшы, я начар нәрсә эшләгез,
Һәм шулай итеп безне гаҗәпкә калдырыгыз.+
Сезне сайлаган һәркем җирәнгеч.+
25 Мин төньяктан бер кешене күтәрдем, һәм ул килер.+
Ул көнчыгыштан* булыр+ һәм минем исемемне чакырыр.
26 Без белсен өчен, баштан ук моның турында кем сөйләде?
Яисә без: „Ул хаклы“,— дип әйтсен өчен, үткән заманнан моны кем сөйләп бирде?+
Беркем дә хәбәр итмәде!
Беркем дә әйтмәде!
Беркем дә сездән бернәрсә ишетмәде!»+
27 Мин беренче булып Сионга: «Менә, менә алар!»+ — дидем,
Мин Иерусалимга яхшы хәбәр белән хәбәрче җибәрермен.+
28 Ләкин мин карап тордым һәм беркемне күрмәдем,
Алар арасында киңәш бирерлек беркем табылмады.
Мин алардан җавап бирүләрен сорап тордым.
29 Менә, аларның барысы ялган.*
Аларның эшләре — юк нәрсә.