Никами
8 Бөтен халык, бер кешедәй, Су капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында җыелды. Алар күчереп язучы Езрага+ Йәһвә Исраилгә үтәргә боерган+ Муса кануны китабын+ алып килергә кушты. 2 Шулай итеп җиденче айның беренче көнендә+ Езра́ рухани, Канун китабын китереп, бар җыелыш — ир-атлар, хатын-кызлар һәм ишеткәнне аңлый алганнарның һәммәсе алдына чыкты.+ 3 Ул Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында торып, таң атканнан алып көн уртасына кадәр ир-атлар, хатын-кызлар һәм ишеткәнне аңлый алганнарның барысына Канун китабыннан кычкырып укыды.+ Халык аны игътибар белән тыңлады.+ 4 Күчереп язучы Езра бу көн өчен ясалган агач сәхнәдә торды. Аның уң ягында — Маттафия́, Шема́, Аная́х, У́ри, Хилкыя́ һәм Маасия́, ә сул ягында Фида́й, Мисаи́л, Малкы́я,+ Хашу́м, Хашбада́н, Зәкәрия́ һәм Мәшулла́м торды.
5 Езра китапны ачты, һәм бөтен халык моны күрде, чөнки ул кешеләрдән югарырак урында тора иде. Ул китапны ачкач, бар кеше дә торып басты. 6 Шунда Езра Йәһвә Аллаһыны, бөек Аллаһыны данлады, ә бөтен халык кулларын күтәреп моңа: «Амин!* Амин!»+ — диде. Шуннан соң алар җиргә йөзтүбән капланып Йәһвәгә сәҗдә кылды. 7 Ле́вилеләр Йешуа́, Бәни́, Шәрибия́,+ Ями́н, Әкку́б, Шабта́й, Хәди́, Маасия, Кәли́т, Азария́, Йозаба́д,+ Хәна́н һәм Фәла́й халыкка Канунны аңлатты,+ ә халык баскан килеш тыңлап торды. 8 Алар китаптан, Аллаһы Кануныннан, кычкырып укуларын дәвам итте, аны ачык итеп аңлатты һәм мәгънәсен ачыклап бирде. Шулай итеп алар халыкка укылганны аңларга ярдәм итте.+
9 Ул вакыттагы идарәче* Никами́, рухани һәм күчереп язучы Езра,+ шулай ук халыкны өйрәтүче ле́вилеләр бөтен халыкка: «Бу көн Аллаһыгыз Йәһвә өчен изге.+ Кайгырмагыз һәм еламагыз»,— дип әйтте, чөнки бөтен халык Канун сүзләрен тыңлаганда елый иде. 10 Ул аларга: «Барыгыз, иң яхшы* ризык ашагыз, татлы эчемлекләр эчегез һәм ризыклары әзерләнмәгән кешеләр белән бүлешегез,+ чөнки бу көн Раббыбыз өчен изге. Боекмагыз, Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз* бит»,— диде. 11 Ле́вилеләр бөтен халыкны болай дип тынычландыра иде: «Тынычланыгыз! Бу көн изге бит. Боекмагыз». 12 Шулай итеп, бар халык ашап-эчәргә һәм ризыкны башкалар белән бүлешергә дип таралды. Халык үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлаганга,+ бик шатлана иде.+
13 Икенче көнне бар халыкның нәсел башлыклары, руханилар һәм ле́вилеләр Канун сүзләренә тирәнрәк төшенер өчен күчереп язучы Езра янына җыелды. 14 Шунда алар Канунда Йәһвәнең Муса аша биргән әмеренә тап булды: исраиллеләр җиденче айда бәйрәм вакытында куышларда* яшәргә тиеш,+ 15 алар шулай ук үзләренең бар шәһәрләрендә һәм Иерусалимда хәбәр итеп болай игълан итәргә тиеш:+ «Таулы урыннарга барыгыз. Канунда язылганча куышлар корыр өчен, зәйтүн агачлары, нарат агачлары, мирт һәм пальма агачларының яфраклы ботакларын һәм башка агачларның яфраклы ботакларын алып килегез».
16 Халык барды да үзләренә куышлар корыр өчен ботаклар алып килде. Алар үз йортларының түбәләрендә, ишегалларында, шулай ук Аллаһы йортының ишегалларында,+ Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында+ һәм Ифраи́м капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында куышлар корды. 17 Шулай итеп, әсирлектән кайткан кешеләрнең җыелышындагы һәркем куыш корып анда яшәде. Исраиллеләр бик нык шатланды,+ чөнки аларның Нун улы Йошуа́+ көннәреннән алып ул бәйрәмне шул рәвешчә үткәргәне булмады. 18 Көн саен, беренче көннән алып соңгысына кадәр, Аллаһының Канун китабы укылды.+ Алар бәйрәмне җиде көн үткәрде, ә сигезенче көнне, таләп ителгәнчә, изге җыелыш үткәрелде.+