Даниял
9 Калдайлыларның+ патшалыгында патша итеп куелган, ми́диялеләр нәселеннән булган Ахашверо́ш улы Да́рийның+ беренче елында, 2 идарә итүенең беренче елында мин, Дания́л, язмаларны тикшереп, Йәһвәнең Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзе буенча, Иерусалимның ташландык хәлдә яту вакыты+ 70 елга+ сузылганын аңладым. 3 Шунда мин Йәһвә Аллаһыга йөземне бордым һәм ураза тотып,+ матәм киеме киеп һәм өстемә көл сибеп, аңа ялварып дога кылдым. 4 Йәһвә Аллаһыма халкымның гөнаһларын танып, мин болай дип дога кылдым:
«И Йәһвә Аллаһым, син бөек, курку-хөрмәт уятасың, килешүеңне бозмыйсың, үзеңне яратканнарга һәм әмерләреңне үтәп яшәүчеләргә+ карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтәсең.+ 5 Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык һәм баш күтәрдек.+ Без синең боерыкларыңнан, синең кануннарыңнан тайпылдык. 6 Синең исемеңнән килеп, патшаларыбызга, түрәләребезгә, ата-бабаларыбызга һәм илебезнең бөтен халкына сөйләгән хезмәтчеләреңә — пәйгамбәрләргә+ без колак салмадык. 7 И Йәһвә, син гадел,* әмма бүген безнең йөзебезгә оят. Безнең барыбызга да: тугрылыксыз булганыбыз аркасында+ син якын һәм ерак җирләргә тараткан Яһүд һәм Иерусалим халкына — бөтен исраиллеләргә оят.
8 И Йәһвә, без синең алдыңда гөнаһ кылганга күрә, патшаларыбызга, түрәләребезгә һәм ата-бабаларыбызга оят. 9 Йәһвә Аллаһыбыз, син мәрхәмәтле дә, кичерүчән дә,+ ә без сиңа каршы баш күтәрдек.+ 10 Йәһвә Аллаһыбыз, без синең сүзеңә колак салмадык, хезмәтчеләрең — пәйгамбәрләр+ аша биргән кануннарың буенча яшәмәдек. 11 Бөтен исраиллеләр синең Кануныңны бозды һәм, сүзеңә колак салмыйча, читкә тайпылды. Нәтиҗәдә, хезмәтчең Мусаның Канунында әйтелгән антлы ләгънәтләр безнең башыбызга төште,+ чөнки без сиңа каршы гөнаһ кылдык. 12 Син безгә каршы һәм безне хөкем иткән хакимнәргә каршы әйткән сүзләреңне тотып, безне зур бәлагә дучар иттең.+ Иерусалим белән булган мондый хәлнең күк астында моңарчы беркайчан да булганы юк иде.+ 13 Нәкъ Муса канунында язылганча, моның барысы безнең өстебезгә төште.+ Шулай да, Йәһвә Аллаһыбыз, без синнән мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенмәдек: гөнаһтан читләшмәдек+ һәм хакыйкатеңә* бармак аша карадык.
14 Шунлыктан син, Йәһвә, уяу булып тордың һәм ахыр чиктә безнең өстебезгә бәла китердең, чөнки синең кылган бар эшләрең гадел,* и Йәһвә Аллаһыбыз. Ә без менә синең сүзеңә колак салмадык.+
15 И Йәһвә Аллаһыбыз, син кодрәтле кулың белән үз халкыңны Мисыр җиреннән алып чыктың+ һәм үз исемеңне данлыклы иттең, һәм ул әле дә данлыклы.+ Без гөнаһ кылдык, яманлык кылып яшәдек. 16 И Йәһвә, син һәрвакыт гаделлек* буенча эш итәсең;+ зинһар, ачуыңны һәм ярсуыңны үз шәһәрең Иерусалимнан, үзеңнең изге тавыңнан читкә бор, чөнки гөнаһларыбыз һәм ата-бабаларыбызның җинаятьләре аркасында Иерусалим һәм синең халкың тирә-якта яшәүчеләр алдында мәсхәрәгә калды.+ 17 И Аллаһыбыз, хезмәтчеңнең догасын һәм үтенечләрен ишетче. И Йәһвә, йөзең ташландык* хәлдәге+ изге урыныңа+ таба нур сипсен; моны үз исемең хакына эшләсәң иде! 18 И Аллаһым, миңа колак сал, сүзләремне ишет! Күзләреңне ачып, безнең ташландык хәлебезне һәм синең исемең белән аталган шәһәрне күр. Без бит сиңа тәкъва эшләр кылганга түгел, ә бөек мәрхәмәтеңә карап ялварабыз.+ 19 И Йәһвә, ишетче! И Йәһвә, кичер безне!+ Йәһвә, колак сал, ярдәм ит безгә! И Аллаһым, үз исемең хакына тоткарланмыйча эш ит, чөнки шәһәрең һәм халкың синең исемең белән аталган бит».+
20 Мин үземнең гөнаһымны һәм халкым Исраилнең гөнаһын танып дога кылганда һәм Йәһвә Аллаһыма аның изге тавына+ карата илтифатлы булуы турында үтенгән чакта, 21 әйе, әле догамны әйтеп тә бетермәгән идем, мин тәмам хәлдән тайган чакта, кичке бүләкләр китерелгән вакытларда яныма элегрәк кеше кыяфәтендә күренештә күренгән Җәбраил+ килде. 22 Ул миңа төшенүчәнлек өстәп, болай диде:
«И Даниял, мин синең яныңа күңелеңә зирәклек белән төшенүчәнлек салыр өчен килдем. 23 Син ялварып дога кыла башлагач, миңа хәбәр бирелде, һәм мин аны сиңа җиткерергә килдем, чөнки син кадерле* кеше.+ Шуңа күрә сүзләрем турында уйлап, күренешне аңларга тырыш.
24 Җинаятькә чик кую өчен, гөнаһны бетерү өчен,+ гаепне йолып алу өчен,+ тәкъвалыкны мәңгегә урнаштыру өчен,+ күренешләргә һәм пәйгамбәрлекләргә* мөһер сугу өчен+ һәм Изге урыннарның изгесен* изгеләндерү* өчен, синең халкыңа һәм изге шәһәреңә+ 70 атна* билгеләнде. 25 Шуңа күрә шуны бел һәм шуны аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү+ турындагы боерыкның чыгуыннан алып Мәсих*+ Җитәкченең+ килүенә кадәр 7 атна һәм тагын 62 атна үтәчәк.+ Иерусалимның мәйданы һәм канавы да яңадан торгызылачак, әмма кысынкы вакытларда.
26 62 атна үтүгә Мәсих, үтерелеп,+ һичнәрсәсез калачак.+
Бер башчының гаскәре килеп, шәһәрне һәм изге урынны җимерәчәк,+ һәм аның ахыры туфан килгәндәй булачак. Ахырга тикле сугышлар булып торачак. Аллаһының карары буенча, һәлакәт булачак.+
27 Ул* күпләр өчен килешүне бер атнага гамәлдә калдырачак, ә атна уртасында корбан белән бүләкләр китерүне туктатачак.+
Чирканыч нәрсәләрнең канатында һәлакәт* китерүче+ киләчәк. Һәм юк ителү башланганчы, Аллаһы карар иткән нәрсәләр ташландык хәлдә ятканның өстенә төшәчәк».