Гыйбрәтле сүзләр
6 Улым, үз өстеңә якыныңның бурычын түләү өчен җаваплылык алгансың икән,+
Чит кеше белән килешеп кул бирешкәнсең икән,+
2 Үз вәгъдәң тозагына эләккәнсең икән,
Үз сүзләрең ятьмәсенә тотылгансың икән,+
3 Син якыныңның кулына эләккәнсең ич.
Улым, үзеңне азат итәр өчен,
Аның янына бар да, басынкыланып, аңа ялынып ялвар.+
4 Аңарчы керфек тә какма,
Күзләреңне йокы басмасын,
5 Аучы кулыннан качкан газәл сыман,
Кошчы кулыннан котылган кош сыман, үзеңне коткар.
7 Аның юлбашчысы да, башлыгы да, идарәчесе дә юк.
9 И ялкау, тагын күпме ятарсың инде?
Йокыңнан кайчан уянырсың икән?
10 Тагын бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,
Кул кушырып бераз ял итсәң,+
11 Ярлылыгың — юлбасардай,
Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+
12 Юньсез һәм явыз кеше мәкерле сүзләр әйтеп эш итә,+
13 Күз кыса,+ аякларын кыймылдата, бармаклары белән ишарәләр ясый.
14 Аның йөрәге бозык.
Ул һәрчак явыз ниятләр кора,+ гауга чыгарып йөри.+
16 Йәһвә нәфрәт иткән алты нәрсә,
Әйе, җаны өчен җирәнгеч җиде нәрсә бар:
17 Тәкәббер күзләр,+ ялган тел,+ гаепсезнең канын коючы куллар,+
18 Явыз ниятләр коручы йөрәк,+ яманлык кылырга дип тиз чабучы аяклар,
Һәм кардәшләр арасында гауга чыгаручы һәркем.+
21 Аларны һәрчак күңелеңдә сакла,
Муеныңа тагып куй.
27 Әллә берәү, куенына ут алып, киемнәрен яндырмыйча кала аламы?+
28 Я утлы күмер өстеннән йөреп, аякларын пешермичә кала аламы?
29 Якынының хатыны белән якынлык кылган кеше белән дә шулай була.
Кеше хатынына кагылган берәү дә җәзасыз калмас.+