Зәбур
Давытның мәдхиясе. Маски́л.*
32 Җинаяте кичерелгән, гөнаһы гафу ителгән кеше бәхетле.+
3 Дәшми йөргән чагымда көннәр буе ыңгырашудан сөякләрем кибеп бетте.+
4 Чөнки көне-төне синең кулың* минем өстемдә авыр йөк булып торды.+
Көчем,* җәйнең коры эссе көнендәге су кебек, юк булды. (Села)
Мин: «Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын»+,— дидем.
Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең.+ (Села)
Шулчак хәтта су ташкыннары да аңа ирешмәс.
Коткарып, мине шатлыклы авазлар белән уратып алырсың.+ (Села)
8 «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен.+
Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен.+
9 Акылы булмаган ат я качыр кебек булма;+
Үзеңә якын китерер алдыннан
Аларга йөгән я тезген салып, холыкларын тыярга кирәк».
11 Әй тәкъва кешеләр, Йәһвәнең кылган эшләренә сөенегез һәм шат булыгыз.
Йөрәкләре намуслы кешеләрнең барысы, шатланып аваз салыгыз.