Ишагыя
51 Тәкъвалыкка омтылучылар,
Йәһвәне эзләүчеләр, мине тыңлагыз.
Үзегез кисеп алынган кыяга,
Үзегез казып чыгарылган чокырга карагыз.
Ул аның бар хәрабәләренә юаныч китерер,+
Аның чүлен Гадә́н кебек,+
Ә даласын Йәһвәнең бакчасы кебек итәр.+
Анда сөенеч һәм куаныч булыр,
Рәхмәт сүзләре һәм моңлы җыр яңгырар.+
Миңа утраулар өметләнер,+
Кулымның кодрәтен көтәр.
6 Күзләрегезне күтәреп күкләргә карагыз,
Аска, җиргә күз салыгыз.
Чөнки күкләр төтен сыман таралыр,
Җир кием кебек таушалып бетәр,
Анда яшәүчеләр черкиләр кебек кырылыр.
Үлемле кешеләрнең мәсхәрәләвеннән курыкмагыз,
Аларның хурлауларыннан котыгыз алынмасын.
8 Чөнки көя аларны киемне ашагандай ашап бетерер,
Ә минем тәкъвалыгым мәңге булыр,
Коткаруым буыннан-буынга сузылыр».+
Күптәнге көннәрдәге кебек, үткән буыннар вакытындагы кебек уянсын.
10 Диңгезне, иксез-чиксез упкынның суларын корытучы,+
Йолып алынганнар үтсен өчен, диңгез тирәнлекләрендә юл ачучы син түгелме?+
11 Йәһвәнең йолып алынганнары кайтыр.+
Алар сөенеч белән куанычка күмелер,
Кайгы һәм көрсенү юкка чыгар.+
12 «Мин, мин үзем сезне юатам.+
Нигә сезгә үләчәк кешедән,
Яшел үләндәй кибеп бетәчәк адәм улыннан куркырга?+
13 Нигә син үзеңне Яратучы Йәһвәне,+
Күкләрне җәеп җибәргән+ һәм җирнең нигезен салган Аллаһыны онытасың?
Син көне буе җәберләүченең* ярсуыннан куркып тордың,
Әйтерсең лә ул сине юкка чыгарырга сәләтле иде.
Җәберләүченең ярсуы кайда соң?
15 Мин — синең Аллаһың Йәһвә.
Мин диңгезне дулкынландырам һәм аның дулкыннарын ярсытам.+
Минем исемем — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+
16 Күкләрне урнаштырыр өчен һәм җирнең нигезен салыр өчен,+
Сионга: „Син минем халкым“,— дияр өчен,+
Мин сүзләремне синең авызыңа салырмын,
Кулымның күләгәсе белән сине каплармын.+
17 Уян! Уян! И Иерусалим, торып бас.+
Син Йәһвә кулыннан, аның ярсу тулы касәсеннән эчтең.
Син шәраб савытыннан эчтең.
Син касәне эчеп бетердең һәм айкалып-чайкалып йөрдең.+
18 Үзе тудырган улларының берсе дә аны җитәкләмәде,
Үстергән улларының берсе дә аны кулыннан тотмады.
19 Ике нәрсә синең башыңа төшәр.
Кем синең хәлеңә керер?
Һәлакәт һәм бөлгенлек, ачлык һәм кылыч!+
Сине кем юатыр?+
20 Синең улларың хәлсезләнде.+
Алар ятьмәгә эләккән кыргый тәкәләр сыман
Һәр урам чатында ята.
Алар Йәһвәнең ярсуын, үзләренең Аллаһысының шелтәсен тулысынча татый».
21 Шулай итеп, тыңлачы,
И мескен һәм, шәраб эчмәсәң дә, исерек хатын.
22 Үз халкын яклаган Аллаһың, Раббың Йәһвә болай ди:
«Менә, синең кулыңнан үзеңне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иткән касәне,+
Шәраб савытын, ярсуым тулы касәне алырмын.
Син аны бүтән беркайчан да эчмәссең.+
23 Мин аны җәберләүчеләрең кулына тоттырырмын.+
Алар сиңа:* „Иел, һәм без синең өстеңнән йөрербез!“ — диделәр.
Шуңа күрә син аркаңны, алар йөрсен өчен,
Җир кебек, урам кебек иттең».