Еврейләргә
3 Шулай итеп, изге кардәшләр, күккә чакырылганнар,+ Гайсә турында уйланыгыз. Без аның рәсүл һәм баш рухани булуын таныйбыз һәм моның турында игълан итәбез.+ 2 Муса Аллаһының бөтен йортында тугры булган кебек,+ ул үзен билгеләгән Затка тугры булды.+ 3 Гайсә Мусага караганда зуррак данга лаек,+ чөнки йортны төзүче йортның үзенә караганда зуррак хөрмәт казана. 4 Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы. 5 Муса Аллаһының бөтен йортында тугры хезмәтче булган, һәм хезмәте киләчәктә әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлек булып торган. 6 Ә Мәсих Аллаһы йорты өчен җаваплы тугры Угыл булган.+ Без — Аллаһының йорты,+ әмма моның өчен безгә сөйләү иреген һәм безгә шатлык китергән өметебезне кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакларга кирәк.
7 Шуңа күрә, изге рух әйткәнчә:+ «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, 8 чүлдәге сынау көнендә ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+ 9 Алар анда, кылган эшләремне 40 ел буе күреп торсалар да, мине сынадылар.+ 10 Шуңа күрә шул буынга җирәнеп карый башладым һәм: „Аларның йөрәкләре һәрвакыт адаша, алар минем юлларыма төшенмәделәр“,— дидем. 11 Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“+,— дип ант иттем».
12 Сак булыгыз, кардәшләр, берегезнең дә йөрәге, тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китә күрмәсен.+ 13 Ләкин «бүген» дип аталган вакыт әле дәвам иткәндә,+ бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез. 14 Баштагы ышанычыбызны кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакласак кына, Мәсих катнаша торган нәрсәләрдә катнашачакбыз.+ 15 Язмаларда болай дип әйтелә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез».+
16 Кем, ишетеп тә, аның ачуын чыгарган? Муса Мисырдан алып чыккан бар кешеләр түгелме?+ 17 Аллаһы 40 ел буе кемгә җирәнеп караган?+ Гөнаһ кылып, чүлдә үлеп калганнарга түгелме?+ 18 Һәм кемгә ул, тынычлыгыма кермәячәкләр, дип ант иткән? Буйсынмаучыларга түгелме? 19 Күргәнебезчә, алар имансыз булганга керә алмаган.+