Икенче көринтлеләргә
5 Безгә шул билгеле: җирдәге йортыбыз, шушы чатыр җимерелсә,+ Аллаһы безгә күкләрдә кеше кулы салмаган йорт,+ мәңгелек корылма бирәчәк. 2 Шушы йортыбызда яшәп, без чынында ыңгырашабыз һәм күктәгесен кияргә омтылабыз:+ 3 аны кигәч, без ялангач булмаячакбыз. 4 Әйе, без, шул чатырдагылар, аны үзебездән салырга теләп түгел, ә башкасын кияргә теләп, кичергән авырлыклар аркасында ыңгырашабыз. Без фани тәнне мәңгелек тормыш алмаштырсын өчен,+ башкасын кияргә телибез.+ 5 Андый тормышка безне Аллаһы әзерләде,+ ул, биреләчәк фатихаларга дәлил* итеп, үз рухын бирде.+
6 Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез һәм безгә шул билгеле: бу тәндә яшәгәндә, без Хуҗабыздан ерак торабыз.+ 7 Без моны күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөргәнгә беләбез. 8 Без бер дә шикләнмибез һәм тәнебездә калуга караганда Хуҗабыз янына урнашуны яхшырак дип табабыз.+ 9 Шуңа күрә без аның белән бергә торсак та, аңардан ерак булсак та, максатыбыз бер — аны сөендерү. 10 Һәрберебез бит Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килеп басарга тиеш, һәм һәркем тәндә булганда кылганнарына, алар яхшымы, яманмы икәненә карап тиешлесен алачак.+
11 Шуңа күрә Хуҗабыздан куркып яшәргә кирәклеген танып, без кешеләрне инандырып өйрәтәбез, әмма Аллаһы безнең кем икәнебезне белә, һәм сезгә* дә кем булуыбыз билгеле дип өмет итәм. 12 Сезнең алдыгызда кабат мактанмыйбыз, киресенчә, сезгә үзебез белән мактанырга мөмкинлек бирәбез, моны күңелләрендәге белән түгел, ә тышкы күренешләре белән мактанучыларга җавап бирә алуыгыз өчен эшлибез.+ 13 Без акылдан шашкан булсак,+ бу Аллаһы өчен булды, ә инде аек фикерле икәнбез, бу — сезнең өчен. 14 Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора, чөнки без мондый нәтиҗәгә килдек: бер кеше барысы хакына үлгән,+ чөнки барысы инде үлгән булган. 15 Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел,+ ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән.
16 Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше карашыннан чыгып карамыйбыз.+ Хәтта кайчандыр Мәсихкә кеше карашыннан чыгып караган булсак та, хәзер инде алай карамыйбыз.+ 17 Шулай итеп, әгәр берәр кем Мәсих белән берләшкән икән, ул яңа зат итеп яратылган.+ Элеккегеләр үтеп китте. Менә! Яңалар барлыкка килде. 18 Ләкин боларның барысы — Аллаһыдан, ул безне Мәсих аша үзе белән татулаштырды+ һәм безгә татулаштыру хезмәтен тапшырды,+ 19 ягъни Аллаһы, кешеләрнең ялгышлыкларын гаепкә санамыйча,+ Мәсих аша үзе белән дөньяны татулаштырды+ һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып тапшырды.+
20 Шуңа күрә без — Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр,+ һәм Аллаһы безнең аша кешеләрне чакыра. Мәсих исеменнән без: «Аллаһы белән татулашыгыз»,— дип үтенәбез. 21 Аллаһы гөнаһсыз Мәсихне,+ аның аша без Аллаһы каршында тәкъва булып китсен өчен,+ гөнаһларыбыз өчен гөнаһ йолу корбаны итте.