33 Әй тәкъвалар, Йәһвәнең кылган эшләренә куанып аваз салыгыз.+
Намуслыларга аны мактау килешә.
2 Йәһвәгә арфа уйнап рәхмәтләр белдерегез,
Ун кыллы музыка коралында уйнап, аңа мәдхияләр җырлагыз.
3 Аңа яңа җыр җырлагыз,+
Кылларны оста чиертеп, шатлыклы аваз салыгыз.
4 Чөнки Йәһвәнең сүзе хак,+
Башкарган һәр эше ышанычка лаек.
5 Ул тәкъвалык белән гаделлекне ярата.+
Җир йөзе Йәһвәнең тугры мәхәббәте белән тулы.+
6 Йәһвәнең сүзе белән күкләр булдырылган,+
Аның рухы белән андагы һәрнәрсә яратылган.
7 Ул диңгез суларын буа шикелле җыя,+
Ярсулы суларны амбарларга туплый.
8 Бөтен җир Йәһвәне тирән хөрмәт итсен,+
Җир йөзендә яшәүчеләр аңа курку-хөрмәт күрсәтсен.
9 Ул әйтте — һәм шулай булды,+
Боерды — һәм нык урнашты.+
10 Йәһвә халыкларның ниятләрен җимерә,+
Ул кешеләрнең уй-исәпләрен боза.+
11 Ә Йәһвәнең ниятләре — мәңгелек,+
Күңелендәге уйлары — буыннан-буынга.
12 Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле,+
Ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле.+
13 Йәһвә күктән түбәнгә карый,
Ул адәм балаларының барысын да күреп тора.+
14 Яшәү урыныннан
Ул җирдә яшәүчеләрне күздән кичерә.
15 Ул һәркемнең йөрәген балчык савыт ясагандай ясый,
Аларның бөтен эшләрен тикшерә.+
16 Патшаны — күпсанлы гаскәре,+
Куәтле кешене бөек көче коткара алмый.+
17 Ат — котылу өчен ялган өмет,+
Аның зур көче коткару китермәс.
18 Менә, Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне,+
Тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә.
19 Ул аларны үлемнән коткарыр өчен,
Ачлык вакытында исән калдырыр өчен шулай эшли.+
20 Без Йәһвәне көтәбез.
Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз.+
21 Күңелләребез аңа бик сөенә,
Чөнки без аның изге исеменә өметләнәбез.+
22 И Йәһвә, без сине көткән арада+
Тугры мәхәббәтең безнең белән булсын иде.+