Һошия
13 «Ифраи́м сөйләгәндә, кешеләр калтырап торды.
Алар сыннар ясый, әйе, һәр һөнәрче үз эшен оста итеп башкара
Һәм аларга: „Корбан китерүчеләр бозау сыннарын үпсен“,— дип әйтә.+
3 Шуңа күрә алар иртәнге болытлар кебек,
Иртә юкка чыга торган чык сыман,
Ындыр табагыннан җил очырткан кибәк шикелле,
Түбәдәге морҗадан күтәрелгән төтен кебек булыр.
4 Мисырда булган чагыңнан алып мин синең Аллаһың Йәһвә.+
Син миннән башка Аллаһыны белмәдең,
Миннән башка коткаручы юк.+
5 Мин сиңа чүлдә, корылык җирендә игътибар иттем.+
6 Алар үз көтүлекләрендә тукланды.+
Туклангач, йөрәкләре горурланып китте.
Шуңа күрә алар мине онытты.+
8 Мин аларга үз балаларын югалткан ана аю сыман ташланырмын.
Аларның күкрәк читлеген ярып ачармын.
Аларны арысландай йотармын,
Ерткыч хайвандай ботарлармын.
9 И Исраи́л, сине һәлак итәрләр,
Чөнки син миңа каршы, ярдәмчеңә каршы чыктың.
10 Бар шәһәрләреңдә сине коткара алган патшаң кая соң?+
Идарәчеләрең кая?
Алар турында син: „Миңа патша һәм мирзалар бир“,— дип әйтә идең бит.+
11 Ачуым чыгып, мин сиңа патша бирдем.+
Ярсып, аны кире алырмын.+
13 Ул тулгак тоту газабы кичерер.
Әмма ул — акылсыз бала,
Туасы вакыты җиткәч, якты дөньяга ашыкмый.
И Үлем, чаккычың кая?+
И Кабер, җимерү көчең кая?+
Әмма мин кызгану күрсәтмәм.
15 Ул камыш арасында гөрләп чәчәк атса да,
Көнчыгыш җиле, Йәһвә җиле, чүлдән килеп,
Аның байлыгын һәм су чыганагын корытыр.
Ул аның хәзинәсеннән бар кыйммәтле әйберләрен талап чыгар.+
16 Сама́рия үз Аллаһысына каршы фетнә күтәргәне өчен+ гаепле булыр.+
Алар кылыч белән һәлак ителер.+
Балаларын тураклап үтерерләр,
Авырлы хатыннарының карыннарын ярырлар».