Ишагыя
60 «И хатын, күтәрел,+ яктыртып тор, чөнки яктылыгың килде.
Йәһвәнең даны сине яктырта.+
2 Менә, җирне караңгылык,
Халыкларны куе караңгылык каплар.
Ләкин сине Йәһвә яктыртыр,
Синдә аның даны күренер.
4 Күзләреңне күтәреп, тирә-якка кара!
Алар барысы җыелды, алар синең янга килә.
5 Шул вакытта син күрерсең һәм балкый башларсың,+
Йөрәгең, еш-еш тибеп, шатлык белән тулыр,
Чөнки диңгез муллыгы сиңа юнәлер.
Халыкларның байлыгы сиңа килер.+
7 Кидарның+ бөтен көтүләре сиңа җыелыр.
Нәбәйотның+ сарык тәкәләре сиңа хезмәт итәр.
8 Кемнәр анда болытлар кебек,
Үз кетәкләренә очкан күгәрченнәр кебек очып килә?
Тарши́ш кораблары беренче булып* килер,
Аллаһың Йәһвәнең — Исраилнең Изге Аллаһысының исеме хакына
Ерактан синең улларыңны,+
Аларның көмешен һәм алтынын алып килер,
10 Чит ил кешеләре синең диварларыңны төзер,
Аларның патшалары сиңа хезмәт итәр,+
Чөнки ярсыганда, мин сине җәзалаган булсам да,
11 Синең капкаларың һәрвакыт ачык булыр.+
Аларны төнлә дә, көндез дә япмаслар.
Алар аркылы сиңа халыкларның байлыкларын китерерләр,
Аларның патшалары бу эштә беренче булыр.+
Минем изге урынымны бизәр өчен,+
Сиңа артыш агачы, корычагач һәм кипарис агачы китерелер.
Мин аяк табаннарым торган урынны данлармын.+
14 Үзеңне җәберләгәннәрнең уллары килеп, синең алдыңда сәҗдә кылыр.
Сине санга сукмаганнарның барысы аякларыңа кадәр бөгелеп баш ияргә тиеш.
Алар сине Йәһвәнең шәһәре,
Исраилнең Изге Аллаһысының Сионы дип атар.+
Буыннан-буынга сөенерлек нәрсә итәрмен.+
Син һичшиксез шуны аңларсың: мин, Йәһвә,— синең Коткаручың,
Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысы — синең Йолып Алучың.+
17 Бакыр урынына мин алтын китерермен,
Тимер урынына — көмеш,
Агач урынына — бакыр
Һәм ташлар урынына тимер китерермен.
Күзәтчең итеп — тынычлыкны,
Йөкләмә бирүчең итеп тәкъвалыкны билгеләрмен.+
Син диварларыңны Коткару+ һәм капкаларыңны Мактау дип атарсың.
19 Кояш сиңа көндез бүтән яктылык чәчмәс,
Айның балкышы яктылык бирмәс.
20 Бүтән кояшың баемас,
Аең кимемәс,
Чөнки Йәһвә үзе синең өчен мәңгелек яктылык булыр,+
Хәсрәт кичерү көннәрең бетәр.+
21 Бөтен кешеләрең тәкъва булыр.
Алар бу җиргә мәңгегә ия булыр.
22 Кечкенәдән мең чыгар,
Әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер.
Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен».