Йәзәкил
20 Җиденче елның бишенче аенда, айның унынчы көнендә Исраилнең берничә өлкәне Йәһвәдән сорар өчен минем каршыма килеп утырды. 2 Шунда Йәһвә миңа болай диде: 3 «Адәм улы, Исраи́л өлкәннәренә болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез миннән сорарга килдегезме? „Үзем белән ант итәм: мин сезгә җавап бирмәм“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
4 Син аларны хөкем итәргә әзерме?* Адәм улы, син аларны хөкем итәргә әзерме? Аларга ата-бабалары кылган җирәнгеч эшләре турында сөйлә.+ 5 Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Исраилне сайлаган көнне,+ Ягъкуб йортының токымнарына* ант бирдем һәм үземне аларга Мисыр җирендә ачтым.+ Әйе, мин аларга ант итеп болай дидем: „Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“. 6 Ул көнне мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым һәм алар өчен тапкан җиргә, сөт белән бал аккан җиргә китерергә ант иттем.+ Бу җир — бар җирләрнең иң матуры иде. 7 Шунда мин аларга болай дидем: „Һәрберегез күзләрегез төбәлгән җирәнгеч нәрсәләрне алып ташласын. Үзегезне Мисырның җирәнгеч потлары* белән нәҗесләмәгез.+ Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“.+
8 Ләкин алар миңа каршы фетнә күтәрде, һәм аларның мине тыңлыйсы килмәде. Алар үзләре алдындагы җирәнгеч нәрсәләрне алып ташламады һәм Мисырның җирәнгеч потларын кире какмады.+ Шуңа күрә мин, алар ачуымны татыячак һәм аларга Мисыр җирендә үз ярсуымны яудырачакмын, дип вәгъдә иттем. 9 Исемем алар яшәгән халыклар арасында нәҗесләнмәсен өчен, мин үз исемем хакына эш иттем.+ Чөнки аларны* Мисыр җиреннән чыгарганда, мин үземне аларга* шул халыклар алдында ачтым.+ 10 Шуңа күрә мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым һәм чүлгә алып килдем.+
11 Аннан соң мин аларга үз кагыйдәләремне бирдем һәм үз хөкемнәремне билгеле иттем.+ Мин моны аларны үтәүче кеше алар аша тормышка ия булсын өчен эшләдем.+ 12 Мин аларга шулай ук үзем һәм алар арасында билге булсын дип+ Шимбәләремне бирдем.+ Шулай итеп алар шуны белерләр иде: мин, Йәһвә, аларны изгеләндерәм.
13 Ләкин Исраил халкы чүлдә миңа каршы фетнә күтәрде.+ Алар кагыйдәләремне үтәмәде һәм хөкемнәремне кире какты, ә бит аларны үтәгән кеше алар аша тормышка ия була. Алар Шимбәләремне тулысынча нәҗесләде. Шуңа күрә мин аларны юк итәр өчен аларга ярсуымны чүлдә яудырырга вәгъдә иттем.+ 14 Ләкин, аларны чыгаруымны күреп торган халыклар алдында исемем нәҗесләнмәсен өчен, мин үз исемем хакына эш иттем.+ 15 Мин шулай ук чүлдә ант иттем: аларны үзем биргән җиргә,+ сөт белән бал аккан җиргә+ — бар җирләрнең иң матурына китермәячәкмен. 16 Алар бит хөкемнәремне кире какты, кагыйдәләрем буенча яшәмәде һәм Шимбәләремне нәҗесләде, чөнки йөрәкләре җирәнгеч потларына ияреп йөрде.+
17 Әмма мин* аларны жәлләдем һәм һәлак итмәдем. Аларны чүлдә кырып бетермәдем. 18 Мин аларның улларына чүлдә болай дидем:+ „Ата-бабаларыгызның кагыйдәләре буенча яшәмәгез,+ аларның хөкем карарларын тотмагыз һәм җирәнгеч потлары белән үзегезне нәҗесләмәгез. 19 Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз. Кагыйдәләрем буенча яшәгез, хөкем карарларымны тотыгыз һәм үтәгез.+ 20 Шимбәләремне изгеләндереп торыгыз.+ Алар минем һәм сезнең арагызда билге булыр. Шулай итеп шуны белерсез: мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“.+
21 Ләкин аларның уллары миңа каршы баш күтәрә башлады.+ Алар кагыйдәләрем буенча яшәмәде, хөкем карарларымны үтәмәде һәм тотмады, ә бит аларны үтәүче кеше алар аша тормышка ия булыр. Алар Шимбәләремне нәҗесләде. Шуңа күрә мин, алар ачуымны татыячак һәм аларга үз ярсуымны чүлдә яудырачакмын, дип вәгъдә иттем.+ 22 Ләкин алай эшләмәдем+ һәм, аларны* чыгаруымны күреп торган халыклар алдында исемем нәҗесләнмәсен өчен, үз исемем хакына эш иттем.+ 23 Мин аларга шулай ук чүлдә ант иттем: үзләрен халыклар арасына һәм илләр арасына таратачакмын дидем.+ 24 Алар бит хөкем карарларымны үтәмәде, кагыйдәләремне кире какты,+ Шимбәләремне нәҗесләде һәм ата-бабаларының җирәнгеч потларына табынды.*+ 25 Мин аларга юл куйдым, һәм алар начар кагыйдәләрне, шулай ук хөкем карарларын үтәп яшәде, ә үзләре шул хөкем карарлары аша тормышка ия була алмас иде.+ 26 Алар үзләренең беренче булып туган һәр баласын утта яндырганда,+ мин аларның шул корбаннары белән нәҗесләнүләренә юл куйдым. Мин моны аларны юк итәр өчен һәм алар минем Йәһвә икәнемне белсен өчен эшләдем“.
27 Шуңа күрә, и адәм улы, Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз миңа каршы тугрылыксыз эш итүләре белән дә мине хурлады. 28 Мин аларны үзләренә бирергә ант иткән җиргә китердем.+ Алар бар биек калкулыкларны һәм яфраклы агачларны күргәч,+ анда үз корбаннарын һәм җирәнгеч бүләкләрен китерә башлады. Алар үз корбаннарының хуш* исле төтеннәрен чыгарды һәм шәраб бүләкләрен китерде. 29 Шуңа күрә мин алардан: „Сез ул биеклеккә ни максат белән йөрисез?“ — дип сорадым. (Ул әле дә Биеклек дип атала.)“+
30 Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз үзләренең җирәнгеч потларына табынып,* үзләрен нәҗесләде. Сез дә үзегезне шулай нәҗесләп йөрисезме?+ 31 Сез үз улларыгызны утта яндырып, аларны бар җирәнгеч потларыгызга корбанга китерәсез. Шулай итеп үзегезне әле дә нәҗесләп торасызмы?+ И Исраил халкы, сез сораганда, мин сезгә җавап бирергә тиешме?“+
„Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сез сораганда, мин җавап бирмәм.+ 32 Сез: „Агач белән ташка табынучы халыклар кебек, башка ил кабиләләре кебек булыйк“+,— дип әйтәсез. Уегыздагылар беркайчан да үтәлмәс“.
33 „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин көчле, кодрәтле кулым белән һәм ачу яудырып сезнең өстегездән патша булып идарә итәрмен.+ 34 Мин сезне көчле, кодрәтле кулым белән, шулай ук ачуымны яудырып илләр арасына тараттым. Үзем сезне халыклардан алып чыгармын һәм шул илләрдән җыярмын.+ 35 Мин сезне халыклар чүленә китерермен һәм сезнең белән йөзгә-йөз судлашырмын.+
36 Мин ата-бабаларыгыз белән Мисыр җирендәге чүлдә судлашкан кебек, сезнең белән дә судлашырмын,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 37 Мин сезне көтүче таягы астыннан үткәрермен+ һәм сезгә килешү богаулары салырмын. 38 Ләкин мин сездән үземә каршы фетнә күтәрүчеләрне һәм җинаять кылучыларны алып куярмын.+ Мин аларны килмешәк булып яшәгән җирләреннән алып чыгармын, ләкин алар Исраил җиренә кермәс.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
39 Сезгә исә, и Исраил халкы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Һәрберегез барсын да үз җирәнгеч потларына хезмәт итсен.+ Ләкин аннан соң, мине тыңламасагыз, корбаннарыгыз һәм җирәнгеч потларыгыз белән минем изге исемемне бүтән инде нәҗесли алмассыз“.+
40 „Минем изге тавымда, Исраилнең биек бер тавында+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— Исраилнең бөтен халкы — һәрберсе — миңа шул җирдә хезмәт итәр.+ Анда алар миңа шатлык китерер. Мин сездән иганә һәм беренче уңыш бүләкләрен — бар изге бүләкләрегезне таләп итәрмен.+ 41 Сез халыклар арасында һәм төрле илләрдә таралып яшәдегез. Мин сезне алар арасыннан алып чыгармын һәм бергә җыярмын.+ Шунда корбаннарыгызның хуш исен сизгәч, мин сөенермен. Халыкларның күз алдында сезнең аша изге ителермен“.+
42 „Мин сезне Исраил җиренә — ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җиргә китергәч,+ сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 43 Анда сез үз тәртибегезне һәм үзегезне нәҗесләгән бар эшләрегезне исегезгә төшерерсез+ һәм кылган бар бозык эшләрегез аркасында үз-үзегездән* җирәнерсез.+ 44 И Исраил халкы, мин сезнең белән явыз тәртибегезгә я бозык эшләрегезгә карап түгел, ә үз исемем хакына эш итәрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
45 Йәһвә миңа тагын болай диде: 46 «Адәм улы, йөзеңне көньякка таба бор да көньякка игълан ит һәм көньяк җире урманына пәйгамбәрлек ит. 47 Көньяк урманына әйт: „Йәһвәнең сүзен тыңлагыз. Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа ут төртәм.+ Ул бар яшел агачларыңны һәм бар корыган агачларыңны йотар. Шул ялкынлы ут сүнмәс.+ Ул көньяктан алып төньякка кадәр бар йөзләрне көйдерер. 48 Һәр кеше шуны күрер: мин, Йәһвә, бу утны төрттем, шуңа күрә ул сүнмәс“».+
49 Мин болай дидем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Алар: „Ул табышмаклар* сөйли түгелме?“ — дип әйтә минем турында».