13 Зирәк угыл әтисенең тәрбиясен кабул итә,+
Ә мыскыллаучы кеше шелтәгә колак та салмый.+
2 Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+
Ә хыянәтчеләрнең теләге — җәбер-золым.
3 Телен тыючы үз җанын саклар.+
Ә озын телле һәлак булыр.+
4 Ялкау кеше күп нәрсә тели, тик аның һичнәрсәсе юк.+
Ә тырыш кешенең җаны тук булыр.+
5 Тәкъва кеше ялганны нәфрәт итә,+
Ә явызның эшләре үзен хур итә һәм оятка калдыра.
6 Тәкъвалык саф юлдан йөрүчеләрне яклый,+
Ә явызлык гөнаһ кылучыны һәлак итә.
7 Берәү бай булып кылана, ә үзенең бер нәрсәсе дә юк,+
Икенче берәү хәерче булып кылана, ә үзе зур байлыкка ия.
8 Кеше үз җанын байлыгы белән йолып алыр,+
Ә ярлыларга хәтта янамыйлар да.+
9 Тәкъваларның уты балкып яна,+
Ә явызларның яктырткычы сүнеп китәр.+
10 Масаю тарткалашуга гына китерә,+
Ә киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас.+
11 Тиз җыелган байлык кимер,+
Ә әз-әзләп җыючының милке арта барыр.
12 Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә,+
Ә тормышка ашкан теләк — тормыш агачы.+
13 Нәсыйхәтне санга сукмаучы җәзага тартылыр,+
Ә әмерне хөрмәт итүче әҗерен күрер.+
14 Зирәк кешенең өйрәтүе — тормыш чишмәсе,+
Үлем тозагыннан читкә юнәлтә.
15 Төшенүчән кеше башкаларның илтифатын казаныр,
Ә хыянәтчеләрнең юлы сикәлтәле.
16 Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә,+
Ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+
17 Явыз хәбәрче бәлагә юлыга,+
Ә тугры илче файда китерә.+
18 Тәрбияне санга сукмаучы бөлгенлеккә һәм хурлыкка төшә,
Ә төзәтүне кабул итүче дан казаныр.+
19 Теләк чынга ашканда җан рәхәтләнә,+
Ә ахмаклар өчен яман юлдан читкә борылу — җирәнгеч нәрсә.+
20 Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр,+
Ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.+
21 Бәла-каза гөнаһ кылучылар артыннан куып бара,+
Ә тәкъваларга бәрәкәт бирелер.+
22 Яхшы кеше мирасны хәтта оныкларына да калдыра,
Ә гөнаһ кылучының байлыгы тәкъваныкы булыр.+
23 Ярлының сөрелгән җире күп уңыш китерә,
Тик кайчак гаделсезлек аркасында ул юк ителә.
24 Чыбыгын кызганган кеше үз улын яратмый,+
Ә улын яратучы аны тырышып тәрбияли.+
25 Тәкъва кеше туйганчы ашый,+
Ә явызларның карыны ач.+