Сөләйман турында мәдхия.
72 И Аллаһы, патшаны — хөкемнәреңә,
Патша улын тәкъвалыгыңа өйрәт.+
2 Ул синең халкыңның эшен — гаделлек белән,
Мескеннәреңнең эшен намуслылык белән алып барсын иде.+
3 Таулар халыкка тынычлык алып килсен иде,
Калкулыклар тәкъвалык китерсен иде.
4 Ул халыкның мескен кешеләрен якласын,
Ярлыларның улларын коткарсын
Һәм алдап эш итүчене һәлак итсен.+
5 И Аллаһы, кояш ни кадәр озак яктыртып торса
Һәм ай күктә күпме вакыт бар булса,
Алар сине шул кадәр озак — буыннан-буынга тирән хөрмәт итәр.+
6 Ул чабылган болынга иңгән яңгыр күк,
Җирне сугаручы бәрәкәтле яңгыр күк булачак.+
7 Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар,+
Һәм ай юк булганчыга кадәр бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер.+
8 Аның идарәсе диңгездән диңгезгә,
Бөек елгадан алып җир читләренә кадәр җәеләчәк.+
9 Чүлдә яшәүчеләр аңа сәҗдә кылыр,
Аның дошманнары тузан ялар.+
10 Тарши́ш һәм утрауларның патшалары,+
Шеба́ белән Сиба́ патшалары бүләкләр китерер.+
11 Бар патшалар аның алдында сәҗдә кылыр,
Бөтен халыклар аңа хезмәт итәр.
12 Чөнки ярдәм сорап ялварган ярлыны,
Мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр.
13 Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр,
Ярлыларның җаннарын коткарыр.
14 Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр,
Аларның каны аның күзендә кыйммәтле булыр.
15 Ул озак яшәсен һәм аңа Шеба алтыны бирелсен иде.+
Аның хакка бертуктаусыз дога кылсыннар,
Аңа көне буе фатихалар әйтелсен иде.
16 Җир йөзендә ашлык мул булыр,+
Тау башларында ул артыгы белән булыр.
Патшаның игеннәре Лива́н урманнары күк ишелеп үсәр,+
Шәһәрләрдәге халык җирдәге үләндәй күбәер.+
17 Аның исеме мәңге яшәсен,+
Кояш юк булганчыга кадәр җәелсен иде.
Кешеләр аның аша фатиха алсын,+
Бар халыклар аны бәхетле дип игълан итсен иде.
18 Йәһвә Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы макталсын,+
Чөнки ул гына гаҗәеп эшләр кыла.+
19 Аның шөһрәтле исеме мәңге макталсын,+
Даны бөтен җир йөзен тутырсын.+
Амин, амин!
20 Шуның белән Иша́й улы Давытның+ догалары тәмам.