Зәбур
Күтәрелү җыры.
130 И Йәһвә, упкыннардан дәшәм сиңа.+
2 Тавышымны ишет, и Йәһвә.
Ярдәм сорап ялваруыма колак салсаң иде.
5 Йәһвә өметем минем, бөтен барлыгым белән аңа өметләнәм,
Сүзеңнең чынга ашуын көтеп яшим.
6 Җаным зарыгып Йәһвәне көтә,+
Сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә,+
Әйе, сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә.
7 Исраи́л Йәһвәне көтсен,
Чөнки Йәһвә үз мәхәббәтен күрсәтүдә тугры,+
Үз халкын коткару өчен бөек кодрәткә ия ул.
8 Ул Исраилне бөтен гөнаһларыннан йолып алыр.