Давытның җыры.
15 И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала?
Синең изге тавыңда кем яши ала?+
2 Сафлык юлыннан йөрүче,+
Тәкъвалык буенча эш итүче,+
Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше.+
3 Ул теле белән башкаларга яла якмый,+
Якынына һичнинди начарлык кылмый+
Һәм дусларын хурламый.+
4 Кабахәт кешене кире кага,+
Ә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне зурлый.
Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый.+
5 Акчасын ул арттырып алу өчен бирми+
Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый.+
Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас.+