Гыйбрәтле сүзләр
4 Әтием мине болай дип өйрәтә торган иде: «Сүзләремне күңелеңә беркетеп куй.+
Әмерләремне үтәп, озак яшә.+
5 Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл.+
Әйткәннәремне онытма, алардан читкә тайпылма.
6 Зирәклекне калдырмасаң, ул сине саклап торыр.
Аны яратсаң, ул сине яклап торыр.
7 Иң мөһиме* — зирәклек,+ зирәклеккә иреш,
Нәрсәгә генә ия булсаң да, төшенүчәнлеккә омтылырга онытма.+
8 Зирәклекнең кадерен бел, һәм ул сине югары күтәрер.+
12 Атлаганда, аякларыңа тоткарлык булмас,
Йөгергәндә, абынмассың.
13 Тәрбиягә нык тотын, аны җибәрмә.+
Сакла аны, ул синең гомерең бит.+
16 Алар бит яманлык кылмыйча йоклый алмый.
Берәрсен аяктан ега алмаса, йокылары кача.
17 Алар явызлык икмәге белән туклана,
Җәбер-золым шәрабын эчә.
18 Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман:
Көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара.+
19 Ә явызларның юлы дөм караңгылык сыман:
Нәрсәгә абынганнарын белмиләр.
20 Улым, сүзләремә игътибар ит,
Әйткәннәремә колак сал.
27 Уңга да, сулга да тайпылма.+
Аягыңны яман нәрсәдән читкә бор.