Беренче Яхъя
1 Без сезгә тормыш сүзе+ турында язабыз. Ул башлангычта ук бар иде. Без аны ишеттек, үз күзләребез белән күрдек, күзәттек һәм аңа кулларыбыз белән кагылдык. 2 (Әйе, безгә мәңгелек тормыш+ күрсәтелгән иде, без аны күрдек, аның турында шаһитлек бирәбез+ һәм аның хакында игълан итәбез. Бу мәңгелек тормыш күктәге Атабыздан килә һәм безгә күрсәтелде). 3 Сез дә безнең белән бердәмлектә булсын өчен, сезгә күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында язабыз.+ Өстәвенә, без күктәге Атабыз һәм аның Улы Гайсә Мәсих белән бердәмлектә торабыз.+ 4 Без боларны куанычыбыз тулы булсын дип язабыз.
5 Без Гайсәдән ишеткән һәм сезгә игълан иткән хәбәр менә шундый: Аллаһы — яктылык,+ һәм аңарда бернинди караңгылык юк. 6 Әгәр: «Без аның белән бердәмлектә»,— диеп тә, үзебез караңгылыкта йөрибез икән, без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез.+ 7 Ләкин ул үзе яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрибез икән, димәк без бер-беребез белән бердәмлектә торабыз, һәм Гайсәнең, аның Улының, каны безне бар гөнаһтан сафландыра.+
8 Әгәр: «Бездә гөнаһ юк»,— дибез икән, без үз-үзебезне алдыйбыз,+ һәм бездә хакыйкать юк. 9 Ә гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерәчәк һәм бар явызлыктан арындырачак,+ чөнки ул тугры һәм гадел. 10 Әгәр: «Без гөнаһ кылмадык»,— дибез икән, без аны ялганчы итәбез, һәм бездә аның сүзе юк.