Ирмия
31 «Ул вакытта,— дип әйтә Йәһвә,— мин Исраилнең бар гаиләләре өчен Аллаһы булырмын, ә алар минем халкым булыр».+
2 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Исраи́л үзенең тору урынына барганда,
Кылычтан котылган халык чүлдә Аллаһының хуплавына ия булды».
3 Йәһвә миңа ерак җирдән килеп болай диде:
«Мәңгелек мәхәббәт белән мин сине яраттым.
Шуңа күрә сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем.*+
4 Мин сине кабат торгызырмын, һәм син торгызылган булырсың.+
И гыйффәтле кызым Исраил, син янә үз шалтыравыгыңны алырсың
Һәм шатлык белән биеп алга барырсың.+
5 Син Сама́рия тауларында яңадан йөзем бакчалары утыртырсың.+
Йөзем утыртучылар йөзем утыртыр һәм җыйган җимешләренә сөенер.+
6 Чөнки сакчылар Ифраи́м тауларында:
„Күтәрелегез, Сионга Аллаһыбыз Йәһвә янына меник“,— дип әйтер көн килер».+
7 Йәһвә болай ди:
«Ягъкубка шатланып кычкырыгыз.
Халыклардан өстен булганга, сөенеп кычкырыгыз.+
Моны игълан итегез. Аллаһыны данлагыз һәм:
„И Йәһвә, үз халкыңны — Исраил калдыгын коткар“+,— диегез.
8 Мин аларны төньяк җирдән кире кайтарырмын.+
Аларны җирнең иң ерак төбәкләреннән бергә җыярмын.+
Алар арасында сукыр һәм аксак,+
Йөкле хатын һәм тулгак тоткан хатын — барысы бергә булыр.
Алар монда бөек җыелыш булып кайтыр.+
Мәрхәмәт* күрсәтү турында үтенеп сораганда, мин аларны җитәкләп барырмын.
Аларны су агымнарына+
Туры сукмак буйлап алып барырмын, алар анда абынмас.
Чөнки мин Исраил өчен Ата, ә Ифраим — минем беренче балам».+
«Исраилне таратып җибәргән Зат аны бергә җыяр.
Ул аны үз көтүен кайгырткан көтүче кебек кайгыртыр.+
12 Алар килер һәм Сио́н тавы башында шатланып кычкырыр,+
Йәһвәнең игелеген* күреп,
Шулай ук ашлык, яңа шәраб+ һәм май,
Вак терлек белән эре терлек арасындагы яшь хайваннарны күреп+ йөзләре балкыр.
Аларның көенүләрен тантанага алмаштырырмын.+
Аларны юатырмын һәм кайгылары урынына шатлык бирермен.+
15 «Йәһвә болай ди:
Алар инде юк,
Шуңа күрә аның юанасы килми“».+
16 Йәһвә болай дип әйтә:
«„Үкереп елавыңнан тукта һәм күз яшьләреңне тый,
Чөнки хезмәтең өчен сиңа әҗер бирелер.
Алар дошман җиреннән кире кайтыр“+,— ди Йәһвә.
18 «Мин Ифраимның кайгырып елаганын ишеттем:
„Син мине төзәттең,
Мине йөк ташырга өйрәтелмәгән бозауны төзәткәндәй төзәттеләр.
Мине үзеңә кире кайтар, һәм мин теләп кире кайтырмын,
Син бит минем Аллаһым Йәһвә.
19 Аллаһыга кире кайткач, мин үкендем.+
Төзәтелгәч, кайгыдан ботыма сугып куйдым.
Яшьлегемдә кылган эшләрем аркасында
Мин оятка калдым һәм хур булдым“».+
20 «Әллә Ифраим минем кадерле улым, сөекле балам түгелме?+
Аңа каршы еш кына сөйләгән булсам да, аны әле дә хәтерлим.
Менә ни өчен аның аркасында хис-тойгыларым* тибрәнә.+
Мин аны һичшиксез кызганырмын»,— дип әйтә Йәһвә.+
Зур юлга, барасы юлыңа игътибар ит.+
Кайт, и гыйффәтле кызым Исраил, үз шәһәрләреңә кайт.
22 И тугрылыксыз кыз, күпме инде икеләнеп торырсың?
Йәһвә җирдә яңа бер нәрсә булдырды:
Хатын-кыз ир кешегә сарылыр».
23 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: «Мин аларның әсирләрен кире җыйгач, алар Яһүд җирендә һәм аның шәһәрләрендә кабат мондый сүзләр әйтер: „И тәкъва яшәү урыны,+ и изге тау,+ Йәһвә сине фатихаласын“. 24 Яһүдтә һәм аның шәһәрләрендә яшәүчеләр булыр, игенчеләр һәм көтүчеләр анда тынычлыкта яшәр.+ 25 Чөнки мин алҗыган җанны тукландырырмын һәм һәр хәлсезләнгән җанны ныгытырмын».+
26 Шунда мин уянып күзләремне ачтым, минем йокым тәмле иде.
27 «Менә! — дип әйтә Йәһвә.— Шундый көннәр якынлашып килә ки, мин Исраил йортында һәм Яһүд йортында яшәүчеләрне ишәйтермен һәм аларның малларын үрчетермен».+
28 «Мин аларны йолкып чыгарырга, җимерергә, тар-мар итәргә, юк итәргә һәм аларга зыян китерергә дип күзәткән кебек,+ аларны торгызыр өчен һәм утыртыр өчен күзәтермен+,— ди Йәһвә.— 29 Ул көннәрдә алар: „Әтиләр ачы йөзем ашаган, ә улларының тешләре камашкан“*,— дип бүтән әйтмәс.+ 30 Әмма ул вакытта һәрберсе үз гөнаһы өчен үләр. Ачы йөзем ашаган һәркемнең үз тешләре камашыр».
31 «„Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә.+ 32 Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда төзегән килешүдән аерылып торыр.+ Мин аларның чын хуҗасы* булсам да, алар ул килешүемне боздылар“+,— дип әйтә Йәһвә».
33 «Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның эчләренә салырмын+ һәм аны йөрәкләренә язып куярмын.+ Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр».+
34 «„Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“+ — дип өйрәтмәс. Чөнки аларның барысы — кечесеннән алып бөегенә кадәр — мине белерләр.+ Мин бит аларның җинаятьләрен кичерермен һәм гөнаһларын инде исемә төшермәм“,— ди Йәһвә».+
35 Көндез яктыртыр өчен — кояш,
Төнлә яктыртыр өчен йолдызлар белән айга кануннар бирүче,
Диңгезне дулкынландыручы һәм аның дулкыннарын ярсытучы,
Гаскәрләр Иясе Йәһвә дигән исем йөртүче+
Йәһвә менә нәрсә ди:
36 «Бу кагыйдәләр беркайчан да гамәлдән чыкмаячак.— дип әйтә Йәһвә,—
Нәкъ шулай ук Исраил токымы да һәрвакыт минем алдымда торучы халык булыр».+
37 Йәһвә менә нәрсә ди: «„Югарыдагы күкләрне үлчәп чыгу һәм астагы җир нигезләрен тикшереп бетерү мөмкин булмаган кебек, мин Исраил токымын кылган бар эшләре өчен кире кага алмыйм“,— дип әйтә Йәһвә».+
38 «Менә! Һанане́л манарасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәр Йәһвә өчен шәһәр төзеләчәк көннәр килә+,— ди Йәһвә.— 39 Үлчәү бавы+ Гари́ф калкулыгына кадәр сузылыр, ә аннары Гоатка таба борылыр. 40 Мәетләр белән көл яткан тулысынча үзән дә, Кидро́н үзәненә+ кадәр, көнчыгышка таба Ат капкасының+ почмагына кадәр, сузылган бар сөзәк урыннар да Йәһвә өчен изге булыр.+ Ул кабат беркайчан да йолкып чыгарылмас һәм җимерелмәс».