116 Мин Йәһвәне яратам,
Чөнки ул минем авазымны, ярдәм сорап ялваруымны ишетә.+
2 Ул миңа колак сала,+
Һәм мин аны исән көннәремдә чакырырмын.
3 Үлем баулары мине чорнап алды,
Мин Кабер тырнагына эләккәндәй булдым.+
Газаплардан һәм кайгы-хәсрәттән йончып беткән идем.+
4 Әмма мин: «И Йәһвә, коткар мине!» — диеп,
Йәһвәнең исемен чакырдым.+
5 Йәһвә кызганучан һәм тәкъва,+
Безнең Аллаһыбыз шәфкатьле.+
6 Йәһвә тәҗрибәсезләрне яклый.+
Мин изелгән идем, әмма ул мине коткарды.
7 Җаным янә ял итеп алсын,
Чөнки Йәһвә миңа карата игелекле булды.
8 Син җанымны үлемнән коткардың,
Күзләремне күз яшеннән, аягымны абынудан сакладың.+
9 Мин тереләр җирендә Йәһвә алдында йөрермен.
10 Мин Аллаһыга иман иттем, шунлыктан сөйләдем дә.+
Бик нык газапландым.
11 Мин шомга төшеп:
«Һәр адәм — ялганчы»+,— дидем.
12 Миңа кылган бар яхшылыгы өчен
Йәһвәгә ни кайтарыйм?
13 Мин коткару касәсеннән эчәрмен
Һәм Йәһвәнең исемен чакырырмын.
14 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне
Аның бөтен халкы алдында үтәрмен.+
15 Тугрыларының үлеме —
Йәһвә өчен җитди югалту.+
16 Сиңа ялварам мин, и Йәһвә,
Мин бит синең хезмәтчең.
Мин синең хезмәтчең, кол хатыныңның улы.
Син мине богаулардан азат иттең.+
17 Мин сиңа рәхмәт бүләге китерермен,+
Йәһвәнең исемен чакырырмын.
18 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне
Аның бөтен халкы алдында үтәрмен,+
19 Йәһвә йортының ишегалларында,+
Иерусалим шәһәрендә.
Йәһне мактагыз!+