136 Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле,+
Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
2 Аллаларның Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
3 Хуҗаларның Хуҗасына рәхмәтләр укыгыз,
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
4 Ул гына бөек могҗизалар кыла,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
5 Ул күкләрне оста итеп булдырган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
6 Ул сулар өстеннән җирне җәйгән,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
7 Ул күктә зур яктырткычлар булдырган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;
8 Көндез өстенлек итәргә кояшны бар иткән,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;
9 Төнлә өстенлек итәргә ай белән йолдызларны булдырган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
10 Ул Мисырда беренче булып туган балаларны һәлак иткән,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
11 Ул Исраилне Мисырдан алып чыккан,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек,
12 Үзенең кодрәтле,+ куәтле кулы белән,
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
13 Ул Кызыл диңгезне икегә аерган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
14 Ул Исраилне диңгез аша алып чыккан,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
15 Фиргавенне исә гаскәре белән ул Кызыл диңгезгә ыргыткан,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
16 Ул үз халкын чүлдән алып барган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
17 Ул бөек патшаларны һәлак иткән,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
18 Ул көчле патшаларны юк иткән,
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек:
19 Аморлылар патшасы Сихонны,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек,
20 Баша́н патшасы Огны,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
21 Ул аларның җирләрен үз халкына мирас итеп биргән,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;
22 Үзенең хезмәтчесе Исраилгә мирас итеп биргән,
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
23 Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмаган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
24 Ул безне дошманнар кулыннан коткарып торган,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
25 Ул һәр тере җанга ризык бирә,+
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.
26 Күкләр Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,
Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.