7 Җирдә үлемле кешенең гомере кайгы-хәсрәтле түгелме?
Аның көннәре ялланган эшче хезмәтенә тиң түгелме?+
2 Ул, кол сыман, күләгә төшүен тели;
Ялланган эшче кебек, хезмәт хакын көтә.+
3 Миңа буш айлар билгеләнгән,
Кайгылы төннәр миңа санап куелган.+
4 Ятканда: „Кайчан торырмын?“ — дип сорыйм,+
Әмма төне буе, таң атканчы, кайгыдан боргаланып ятам.
5 Бөтен тәнемне кортлар каплап алды, өстемә пычрак катты,+
Тирем кутырлады, эрен ага.+
6 Көннәрем туку станы сосасыннан да тизрәк йөгерә,+
Гомерем өметсезлектә тәмамланып бара.+
7 И Аллаһы, тормышымның җил булуын,+
Яхшылыкны инде күрмәячәгемне исеңдә тот.
8 Мине күргән күзләр инде мине күрмәс,
Күзләрең мине эзләр, тик мин инде үлгән булырмын.+
9 Болыт таралып юкка чыккандай,
Кабергә иңүче дә аннан кайтмый.+
10 Ул бүтән үз йортына кайтмас,
Үз җирендә искә алынмас.+
11 Шуңа күрә мин авызымны япмам.
Рухи газаплар кичереп сөйләрмен,
Җаным әрнегәндә зарланырмын!+
12 Әллә мин диңгезме я диңгез җанварымы?
Ник өстемнән сакчы куйдың?
13 Мин: „Ятагым мине юатыр,
Яткан урыным газабымны җиңеләйтер“,— дигәч,
14 Син төшләр биреп, мине куркытасың,
Күренешләр күрсәтеп котымны аласың,
15 Шунлыктан мин сулышым киселүен телим.
Шушы тәнемне түгел, ә үлемне күрәсем килә.+
16 Тормышымны нәфрәт итәм,+ бүтән яшисем килми.
Калдыр мине, көннәрем сулыш кына бит.+
17 Кем соң ул үлемле кеше? Ник син аны күзәтәсең,
Аңа игътибар итәсең?+
18 Нигә аны һәр иртә тикшерәсең,
Мизгел саен сынап торасың?+
19 Игътибарыңны беразга гына булса да читкә юнәлтмәссеңме,
Мине ялгыз калдырмассыңмы?+
20 Кешене Күзәтүче Ходай,+ гөнаһ кылган булсам, сиңа нинди зыян китердем?
Ник миңа һөҗүм итәсең?
Әллә мин сиңа йөк булып киттемме?
21 Ник җинаятемне кичермисең,
Ялгышлыгымны онытмыйсың?
Тиздән мин туфракка кайтам бит.+
Мине эзләрсең, тик мин үлгән булырмын».