Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.
133 Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве
Шундый яхшы һәм шундый күңелле!+
2 Бу башка агызылган
Һәм сакалдан —
Һарунның сакалыннан+
Аның кием якасына агып төшкән иң яхшы май шикелле.+
3 Бу — Хәрму́н тавыннан+
Сио́н тавына иңгән чык шикелле.+
Йәһвә үз фатихасын —
Мәңгелек тормыш фатихасын шунда яудырды.