Җыр. Асафның+ мәдхиясе.
83 И Раббы, дәшми торма,+
Тынсыз булма, тик торма, и Аллаһы.
2 Менә, дошманнарың шау-шу күтәрә,+
Сине нәфрәт итүчеләр масаеп эш итә.
3 Алар хәйләләп, синең халкыңа каршы яшерен мәкер кора,
Газиз кешеләреңә каршы эш итәргә сүз куеша.
4 Алар: «Әйдәгез, Исраи́л исеме бүтән искә алынмасын өчен,+
Аларны халык буларак кырып ташлыйк»,— дип әйтә.
5 Алар бердәм булып план кора,
Сиңа каршы килешү төзи:+
6 Эдо́м һәм исмәгыйллеләр чатырлары, Моа́б+ һәм һаҗәрлеләр,+
7 Геба́л, Аму́н+ һәм Амали́к,
Филисти́+ һәм Тир+ халкы.
8 Ассирия+ дә аларга кушыла,
Алар Лут улларына булышлык итә.+ (Села)
9 Син Мидьянга эшләгәнеңне,+
Кишо́н елгасы буенда Сиса́р белән Иавинга эшләгәнеңне аларга да эшлә.+
10 Алар Эндорда+ кырып ташланды,
Җир өчен тирес булып китте.
11 Аларның мирзаларын — Өрә́б белән Зиб кебек,+
Түрәләрен Зәби́х белән Сәлму́н кебек ит.+
12 Чөнки алар: «Әйдәгез, Аллаһы яшәгән җирне басып алыйк»,— диләр.
13 И Раббым, аларны өермәле җил очырган шайтан таягы шикелле,+
Җил тараткан камыл шикелле ит.
14 Урманны яндырган уттай,
Тауларны көйдергән ялкындай,+
15 Аларны давылың белән эзәрлеклә,+
Җил-давылың белән аларның котын ал.+
16 И Йәһвә, синең исемеңне эзләсеннәр өчен,
Аларның йөзләрен хурлык белән капла.
17 Алар мәңгегә оятка калсын һәм куркып тетрәнсен иде,
Алар мәсхәрәгә төшеп, юк ителсен иде.
18 Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген,+
Синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде.+