Титуска
2 Син исә алга таба да файдалы тәгълиматка туры килгәнне сөйләп тор.+ 2 Олы яшьтәге ир-атлар үз гадәтләрендә тыйнак, җитди, төпле, иманда нык, мәхәббәттә какшамас һәм чыдам булсыннар. 3 Нәкъ шулай ук олы яшьтәге хатын-кызлар да үзләрен диндар кешеләргә хас тәртип буенча тотсыннар, яла якмасыннар, күп эчеп, шәраб колы булмасыннар, яхшылыкка өйрәтсеннәр. 4 Шулай эшләп, алар яшь хатыннарны үз ирләрен, балаларын яратырга үгетли* алыр, 5 аларны төпле, саф, тырыш хуҗабикә, яхшы тәртипле һәм ирләренә күндәм булырга+ өйрәтә алыр. Шул чакта Аллаһы сүзе хурланмас.
6 Нәкъ шулай ук яшь ир-атларны да төпле булырга дәртләндереп тор.+ 7 Игелекле эшләрдә һәр яктан үрнәк бул. Саф булган нәрсәләргә* бар җитдилек белән өйрәт,+ 8 сөйләмең файдалы, хөкем итә алмаслык булсын.+ Шулчак каршы торучылар безнең турында һичнинди начарлык әйтә алмыйча оятка калыр.+ 9 Коллар хуҗаларына бар нәрсәдә буйсынсыннар һәм,+ каршы сүз әйтмичә, аларга ярарга тырышсыннар, 10 урлашмасыннар,+ ә үзләренең тулысынча ышанычка лаеклы булуларын күрсәтсеннәр. Шулай эшләп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәр.+
11 Чөнки Аллаһы һәртөрле кешегә үзенең коткару китерүче юмарт игелеген күрсәтте.+ 12 Бу юмарт игелек безне бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга+ һәм бу дөнья төзелешендә* төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә өйрәтә.+ 13 Без моны куанычлы өметебезнең тормышка ашуын,+ шулай ук бөек Аллаһының һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең ачык күренәчәк шөһрәтен көтеп яшәгәндә эшләргә тиеш. 14 Гайсә, безне канунсызлыкның һәркайсы төреннән азат итәр* өчен һәм,+ игелекле эшләргә ашкынып торучы халыкны сафландырып, үзенең махсус милке итәр өчен,+ үзен безнең хакка бирде.+
15 Киләчәктә дә бу турыда сөйлә, үгетлә һәм үзеңә бирелгән бар хакимлекне кулланып төзәт.+ Беркемгә дә үзеңә түбәнсетеп карарга рөхсәт итмә.