Амус
5 «И Исраи́л йорты, сезнең турында әйткән сүземне, кайгылы җырымны тыңлагыз:
2 „Гыйффәтле кыз, Исраил, егылды.
Ул тора алмый.
Ул үз җирендә ялгыз калды.
Аны күтәреп торгызучы юк“.
3 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Исраил йорты белән менә нәрсә булыр: мең кеше белән сугышка чыккан шәһәр — йөз кеше белән,
Ә йөз кеше белән чыкканы ун кеше белән калыр“.+
4 Чөнки Йәһвә Исраил йортына болай ди:
„Мине эзләгез, һәм яшәрсез.+
Гилгәлгә йөрмәгез+ һәм Бәхи́р-шеба́ аша үтмәгез,+
Чөнки Гилгә́л, һичшиксез, сөргенгә китәр,+
Һәм Бәйте́л юкка чыгар.*
6 Аллаһы Йосыф йортына уттай ташланмасын өчен
Һәм сүндерүчесез калган Бәйтелне йотмасын өчен,
Йәһвәне эзләгез, һәм яшәрсез.+
8 Кима́* йолдызлыгын һәм Кәси́л* йолдызлыгын+ Барлыкка Китерүченең,
Дөм караңгылыкны иртәнге яктылыкка әйләндерүченең,
Көнне төндәй караңгы итүченең,+
Диңгездән су җыеп,
Аны җир йөзенә Яудыручының+ исеме Йәһвә.
9 Ул, ныгытылган урыннарны җимереп,
Көчлегә ябырылып, аны юк итәр.
Шуңа күрә сез юнылган ташлардан төзегән йортларыгызда яшәмәссез,+
Үзегез утырткан иң яхшы йөзем бакчаларыннан шәраб эчмәссез.+
Сез тәкъва кешегә ташланасыз,
Ришвәт* аласыз
Һәм шәһәр капкасы янында ярлының хокукларын санга сукмыйсыз.+
Шунда, нәкъ үзегез әйткәнчә,
Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы сезнең белән булыр.+
15 Явызлыкны нәфрәт итегез һәм яхшылыкны яратыгыз.+
Гаделлек шәһәр капкасы янында өстенлек итсен.+
Бәлки, Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы
Йосыф калдыгына илтифат күрсәтер“.+
16 Шуңа күрә Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы болай ди:
„Барлык шәһәр мәйданнарында үксеп елау тавышлары ишетелер,
Барлык урамнарда: „И-их!“ — диярләр.
Алар көенер өчен игенчеләр чакырыр,
Үксеп елар өчен кешеләр яллар“.
17 „Һәр йөзем бакчасында иңрәп елау тавышлары ишетелер.+
Чөнки мин, сезне җәзалар өчен, арагыздан үтәрмен“,— дип әйтә Йәһвә.
18 „Йәһвә көнен зарыгып көтүче кешеләргә кайгы!+
Йәһвә көне сезгә нәрсә китерер?+
Яктылык түгел, караңгылык китерер.+
19 Ул мондый хәлгә охшаш булыр: кеше арысланнан кача, ә аюны очрата,
Йортына кереп кулы белән стенага таяна, ә аны елан чага.
20 Йәһвә көне яктылык түгел, ә караңгылык булыр.
Нурлар сибелеп тормас, дөм караңгылык булыр.
21 Мин бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм, аларга җирәнеп карыйм,+
Изге җыелышларыгыздагы корбаннарның хуш исе миңа ошамый.
Сезнең татулык корбаны итеп китерелгән көр хайваннарыгызны хуп күрмәм.+
23 Шау-шулы җырларыгызны җырламагыз.
Кыллы музыка коралларыгызның көйләрен ишетмәсәм иде.+
26 Хәзер сезгә патшагыз Саккуфны һәм Кайманны* — потларыгызны —
Үзегез өчен ясаган илаһ-йолдызны алып китәргә туры килер.
27 Мин сезне сөргенгә җибәрермен, Дәмәшекътән дә ераграк китәрсез“+,— дип әйтә Аллаһы. Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».+